Рөстәм Миңнеханов Костромага эш сәфәре кыла

23.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кострома шәһәренә ике көнлек эш сәфәре белән килде. «Туношна» халыкара аэропортында аны Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников каршы алды. 

Иртәгә, 2016 елның 24 маенда, Рөстәм Миңнехановның төбәк җитәкчелеге һәм татарларның җирле милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашуы планлаштырыла. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Кострома өлкәсенең эре предприятиеләрендә, аерым алганда, «Красносельский Ювелирпром» ГАҖдә һәм «Костромской завод автокомпонентов» ЯАҖдә булачак. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Ситников Татарстан Республикасы белән Кострома өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәният тармакларында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планын имзалаячак.   

Татарстан делегациясе составында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Бөтендөнья  татар конгрессы» Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы эре предприятиеләре вәкилләре бар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.