Рөстәм Миңнеханов БГӘдә «Al Habtoor Group» компаниясе рәисе Хәләф Әл Хабтур белән очрашты

01.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Al Habtoor Group» компаниясе рәисе Хәләф Әл Хабтур белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Дубай шәһәренә (БГӘ) эш сәфәре кысаларында узды.

Татарстан Республикасы белән Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлеге арасындагы элемтәләрне үстерү безнең өчен зур әһәмияткә ия, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу аның Хәләф Әл Хабтур белән беренче генә очрашуы түгел. 2010 елның ноябрендә «Al Habtoor Group» рәисе Казанга эш сәфәре кылган булган. «Үткән алты ел эчендә республика бик үзгәрде һәм актив үсүен дәвам итә», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Татарстан Республикасының һәм «Al Habtoor Group» компаниясенең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләре зур, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул кыскача гына Татарстанның социаль-икътисадый хәле, республиканың сәнәгать һәм төзелеш өлкәсендәге казанышлары турында сөйләде.

«Татарстан – Россиянең алдынгы төбәкләреннән берсе. Якындагы елларда без берничә эре икътисадый, спорт һәм инфраструктура проектын гамәлгә ашырырга ниятлибез, һәм сезнең белән хезмәттәшлек итәргә шат булачакбыз», - диде ул. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Хәләф Әл Хабтурны Россия һәм БИИнең VII халыкара икътисадый саммиты KAZANSUMMIT-2016да катнашырга чакырды, саммит Казанда быел 21 майда булачак.  

Хәләф Әл Хабтур Татарстан Республикасы Президентына визиты өчен рәхмәт белдерде һәм, «Al Habtoor Group» компаниясе Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалы турында яхшы белә, диде. 

Әңгәмә барышында яклар кайбер юнәлешләр буенча ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Татарстан территориясендә мәдәни-күңел ачу үзәге булган халыкара дәрәҗәдәге зур кунакханә төзү проектын карадылар.   

Шулай ук Хәләф Әл Хабтур белән халыкара мәктәпләрне үстерү өлешендә тәҗрибә алмашу турында сөйләштеләр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.