Минтимер Шәймиев һәм Александр Калягин театр сәнгатен үстерү турында фикер алыштылар

08.02.2016

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Мәскәүнең «Et Сetera» театрының сәнгать җитәкчесе, РФнең халык артисты Александр Калягин  белән очрашты, ул Казанга Татарстан Республикасының Театр эшлеклеләре берлегенең VII хисап-сайлау корылтаенда катнашу өчен килгән.

Очрашу алдыннан "Яңарыш" Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев кунакка федераль дәрәҗәдәге "Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге" мәдәни-тарихи проектын тәкъдим итте, соңгы елларда бу борынгы шәһәрләрдә башкарылган эшләр турында сөйләде һәм киләчәккә планнар белән уртаклашты. Ул Александр Калягинга тиздән Болгарда Ак мәчет артында Болгар ислам академиясе бинасы төзелә башлаячагы турында хәбәр итте. Шул ук вакытта Казанда Изге Мәрьям Ана Казан иконасы соборын төзекләндерү буенча эшләр башланачак. Минтимер Шәймиев, узган елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бу 2 объект буенча Указ имзаланды, дип ассызыклады.

Александр Калягин билгеләгәнчә, 2010 елда булган очрашу барышында Минтимер Шәймиев аны Болгарны һәм Зөяне яңадан торгызу проекты белән таныштырган. "Мин сезнең планнарның уңышлы гамәлгә ашуына бик шат", - диде ул һәм бу тарихи урыннарга җәй көне барырга вәгъдә бирде.

Александр Калягин Минтимер Шәймиевка очрашу өчен рәхмәт белдерде. "Мин сезне үземнең дустым саныйм, бик яратам һәм хөрмәт итәм. Акыллылык һәм иҗадилык – Сезнең күңел халәтен менә шулай атарга мөмкин", - диде ул.

Минтимер Шәймиев һәм Александр Калягин республика һәм илдә театр сәнгатен үстерүнең заманча тенденцияләре турындагы фикер алыштылар. 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте