Рөстәм Миңнеханов: 25 ел дәвамында Әтнә районы эшендә югары күрсәткечләргә ирешә

27.11.2015

Бүген көннең икенче яртысында Олы Әтнә авылында Әтнә муниципаль районы барлыкка килүнең 25 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков катнашты. 

Төп бәйрәм чаралары бүген Г.Тукай ис. Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә узды. Театраль тамашада Казан ханлыгы заманыннан алып хәзерге вакытка кадәр район тарихын күрсәттеләр. Районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге югары күрсәткечләре һәм гаять зур башкарылган эш турында махсус видеоролик бәян итте. 

Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов бәйрәмгә җыелганнарны юбилей көне белән котлады. "Без мөһим вакыйганы - безнең районны статусын яңадан кайтаруна 25 ел тулуны бәйрәм итәбез. Бүген биредә безнең белән Президент Рөстәм Миңнеханов. Мин Әтнә халкы исеменнән сезгә ярдәмегез һәм эшчәнлегебезне югары бәяләвегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без, үз чиратыбызда, барлык билгеләнгән бурычларга ирешергә тырышачакбыз", - дип ышандырды ул. 

Рөстәм Миңнеханов залда җыелганнарны сәламләп матур тамаша оештыручыларга рәхмәт әйтте һәм тамаша барышында районның гына түгел, ә Татарстанның да төп тарихи вакыйгаларын күрсәтткәннәренә игътибар итте. 

"Бүген район тотрыклы рәвештә алга бара. 25 ел элек Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Әтнә районын оештыру турында мөһим һәм бик дөрес карар кыла", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Муниципалитет уңышлары күбесенчә җитәкчелекнең җиренә җиткереп эшләвеннән тора, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, Әтнә халкы Габделәхәт Хәкимовны дөрес сайлаганнар, һәм ул район белән инде 25 ел уңышлы идарә итә. Арча районына да, Әтнә районына да бүленү яхшыга булды, икесе дә эшчәнлекләрендә югары күрсәткечләргә ирешәләр. "Әтнә районы терлекчелек һәм үсемлекчелекнең уңай традицияләрен саклап калды. Ике меңенче еллар башында без район хуҗалыкларын берләштерү идеясен этәрдек. Биредә әлеге иницитиваны хупламадылар. Бүген без алар сүзе дөрес булганын күрәбез", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, районда бөтен республика программалары гамәлгә ашырыла, үсешнең уңай динамикасы күзәтелә. 

Шуннан бүләкләү тантанасы булды. Әтнә районының алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы бүләкләрен һәм ТР Президенты Рәхмәтләрен тапшырдылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.