Илдар Халиков Тукай районында балалар бакчасы һәм күп функцияле үзәк ачылу тантанасында катнашты

28.08.2015

ТР Премьер-министры Илдар Халиковның бүген республиканың Тукай районына эш буенча сәфәре барышында республика программалары кысаларында ике бистәдә төзелгән объектлар – Сосновый Борда 80 урынлык балалар бакчасы һәм Комсомолецта 200 урынга исәпләнгән күп функцияле үзәк ачылды. Әлеге сәфәрдә Хөкүмәт җитәкчесен район башлыгы Васил Хаҗиев озата йөрде.

Районның Сосновый Бор бистәсендәге балалар бакчасы күп еллар гадәти коттеджда кысан бүлмәләрдә эшләп килде. Ул бина нибары 35ләп кенә баланы сыйдыра иде, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның калганнары «Татарстан» совхозы бистәсенә йөрде. Бөтен уңайлыклары булган иркен, заманча яңа бакчада исә 4 төркем эшләячәк, шулай ук, элеккеге хезмәткәрләрдән кала, тагын 10лап кеше эш урыны белән дә тәэмин ителәчәк. Балалар бакчалары районда, нигездә, 30-40 еллар элек төзелгән булган. Сосновый Борның «Солнышко» бакчасы – соңгы елларда сафка бастырылган мондый объектларның беренчесе. Төзелеш республика бюджетына 55,3 млн сумга төшкән.

Бакчаны ачу тантанасында район башлыгы Васил Хаҗиев балаларны, әти-әниләрне, гомумән, район халкын котлады, төзелешне гамәлгә ашыручыларга олы рәхмәт белдерде.

Премьер-министр Илдар Халиков «Солнышко» дип аталган бу балалар бакчасының гел шулай кояш кебек көлеп торуын, бинада һәрвакыт яхшы кәеф хөкем сөрүен, сабыйларның бакчага гел атлыгып торуын теләде. Авыл җирендә шундый югары дәрәҗәдәге бакча барлыкка килү әле кайчан гына чынга ашмас кебек тоелган олы вакыйга булуын билгеләп үтте. Аннары Татарстан Хөкүмәте исеменнән балалар бакчасына 100 мең сумлык сертификат бүләк итте.

Комсомолец бистәсендәге яңа мәдәният объектын «Браво» арт-үзәге дип атаганнар. «Миңа соңгы өч ел эчендә күп җирлекләрдә мондый объектлар ачарга туры килде. Ләкин сез генә үзәкне шундый креатив исем белән атый алгансыз. Миңа монда барысы да ошый, барысы да уйланган. Мондый талантлы кешеләр күбрәк булсын, гел елмаеп торыгыз, бу үзәк, чыннан да, бәхет һәм шатлык үзәге булсын», – диде Премьер-министр үзенең котлау сүзендә. Биредә дә Хөкүмәт исеменнән бүләк сертификаты тапшырды.

Комсомолец бистәсендәге күп функцияле үзәк исә районда соңгы елларда сафка бастырылган мондый объектларның дүртенчесе санала: соңгы өч ел эчендә Круглое Поле бистәсе, Иске Җирекле, Боерган авылларында шундый үзәкләр эшли башлады.

Комсомолецта бүген 1 меңгә якын халык яши. Яшь гаиләләр корыла, шәһәрдән, башка чит төбәкләрдән кайтып төпләнүчеләр күп, балалар саны да арта. Җирлек үсә, киңәя. Моңа кадәр авыл клубы шул максатка яраклаштырылган ФАП бинасында эшләп килде. Шуңа күрә шартлар тудырылган ял итү урынына бистә халкы күптән мохтаҗ иде. Күп функцияле үзәк төзелешенә программа кысаларында республикадан 11 млн 35 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Республика программасы кысаларында киләсе елга Иске Җирекледә яңа бакчага, Ташкичү авылында мәдәният йортына нигез салыныр дип планлаштырыла.
Бу хакта Тукай районының "Якты юл" газетасы хәбәр итте.

“Татар-информ” МА