«Иннополис» МИЗ Күзәтү советы резидент статусы алырга дәгъва кылучы беренче биш компания проектларын раслады

28.08.2015

Бүген Иннополис шәһәрендә (Татарстан Республикасы Югары Ослан районы) «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтү советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов алып барды. Утырышта шулай ук Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, «Иннополис» МИЗ» ААҖ генераль директоры Игорь Носов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.

Чараны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген бар да Иннополис территориясендә башкарылганнарны күрә ала. Аның сүзләренчә, иң гадие – шәһәр төзү, «иң катлаулы бурыч – аны тормыш белән тулыландыру».

«Иннополис» МИЗ резиденты статусын алуга дәгъва белдергән компанияләр проектларын кыскача тәкъдир иткәннән соң, Күзәтү советы әгъзалары бер тавыштан барлык биш проектны да хупладылар. Белдерелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 2 405, 92 млн. сум тәшкил итәр дип күзаллана, яңа булдырылган эш урыннары саны – 300дән артык.

Компанияләр арасында - «Иннополис» МИЗны үз эшләнмәләр һәм тикшеренүләр урнаштыру өчен мәйданчык итеп сайлап алган инвесторлар, - ИТ- мәгълүмат –коммуникация технологияләре өлкәсендә импортны алмаштыру принципларына туры килә торган эре Россия компанияләре.

«Иннополис» МИЗның беренче резидентлары булырга җыенучылар: «Милли мәгълүматлаштыру үзәге». Тәкъдим ителгән проект бердәм платформа рәвешендә уникаль экспертиза формалаштыру өчен транзакцион ИТ-сервислар операторының инновацион модельләрен күз алдында тота.

«ММҮ» ҖЧҖ эшчәнлегенең төп юнәлеше – барлык өлкәләрдәге дәүләт хакимияте органнары өчен ИТ-продуктлар әзерләү, алар гражданнар, бизнес һәм дәүләт арасындагы хезмәттәшлекне җиңеләйтә.

Икенче проект Acronis - «Акронис Инновации» ҖЧҖ компанияләренең шушы төркемнәрен саклауның болытлы системаларын тикшеренүләр һәм эшләүләр үзәген булдыруны күз алдында тота .

«Иннополис» МИЗ территориясендә «АйСиЭл Системные Технологии» ҖЧҖ уникаль продуктлар булдыруны планлаштыра. Проект персоналны кабул итү, сынау һәм бәяләүнең HR-процессорларын автоматлаштыруның актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелә.

Тагын бер проект «Эттон Груп» компаниясенеке, ул «Ecomatic» энергия ресурсларын комплекслы исәпкә алуның автоматлаштырылган системасын эшләүгә юнәлә. «Ecomatic» системасы ‒ электр һәм җылылык энергиясен, газ һәм су куллануны тикшереп тору, исәпкә алу һәм идарә итү өчен программа-аппарат комплексы.

«Груп АйБи СиАй» компаниясе компьютер һөҗүмнәрен автоматлаштыру өчен билгеләнгән «Hacktivist tracker» системасын эшләү проектын тәкъдим итә. Проект заказчыларга компьютер һөҗүмнәрен хәбәр итүгә юнәлә, бу киберһөҗүмнәрне әзерлек барышында ук кисәтәчәк.

Компанияләр гаризаларын карауның моннан соңгы этабы Россия Икътисадый үсеш министрлыгында узачак, монда Махсус икътисадый зоаналар буенча эксперт советы проектларны техник гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зоаналар резидентларына белдерелә торган таләпләргә туры килү-килмәүне тикшерә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. «Иннополис» МИЗ материаллары кулланылды. .