Илдар Халиков ТРның Минзәлә районында гимназия һәм күп функцияле үзәк ачу тантанасында катнашты

28.08.2015

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Минзәләдә гимназия һәм Наратлы Кичү авылында күп функцияле үзәк ачу тантанасында катнашты. ТР Министрлар Кабинеты җитәкчесен Минзәлә муниципаль районына эш сәфәрендә район башлыгы Айдар Сәлахов озата йөрде.

Сәламләү чыгышында Айдар Сәлахов ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиковка районда президент программалары буенча әһәмиятле объектлар ачылган өчен рәхмәт белдерде.

"Бүген безнең минзәләлеләр өчен тантаналы көн: соңгы 20 елда беренче тапкыр яңа гимназия ачабыз. Без аны бөтен район белән төзедек: аны сафка бастыруда һәркем катнашты, - диде ул. - Яңа объектлар минзәләлеләргә файда китерсен өчен кулдан килгәннең барын да эшләячәкбез".

Район халкын гимназия ачылу белән котлап, ТР Премьер-министры балаларның республиканың лаеклы ул һәм кызлары булып үсеп җитүен теләде.

"Барлык социаль объектлар - мәктәп, балалар бакчасы, башка объект булсынмы - республикада президент программасы буенча төзелә, ремонтлана. Соңгы 5 елда Татарстанда 632 мәктәп төзекләндерелде. Бу очраклы гына түгел, чөнки ул вакытта ук Рөстәм Миңнеханов, барлык район үзәкләрендә дә шәһәрдәге кебек шартлар булдырыларга тиеш, дигән бурыч куелган иде. Төзүчеләргә сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт. Барлык укытучыларны якынлашып килүче яңа уку елы белән котлыйм. Тормышыгызда мондый вакыйгаларның күп булуын, Татарстан, Россиянең менә дигән ул һәм кызлары үсеп җитүен телим", - дип мөрәҗәгать итте Премьер-министр җыелучыларга.

Районга сәфәре барышында Илдар Халиков узган ел капиталь ремонтланган авыл хуҗалыгы техникумында да булды. Анда ветеринария бүлегендә укучы Альбина Шәмсетдиновага билбаулы көрәш буенча спорт мастеры таныклыгын тапшырды. Шулай ук Муса Җәлил исемендәге педагогик көллият тормышы белән дә танышты, уку йорты былтыр кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге статусын алган иде.

Минзәлә сабыйларына 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасын "Лига" субподрядчысы бүләк итте. ТР Премьер-министры кулыннан 100 мең сумга сертификат алып, «Нефтяник» балалар бакчасы мөдире Ирина Спиридонова Татарстан җитәкчелегенә, төзүчеләргә һәм район халкына рәхмәт белдерде.

Балалар бакчасы бинасында музыка һәм физкультура заллары, методик, медицина һәм кабинетлары, ризык әзерләү блогы, кер уу бүлмәләре бар. Территориядә иң заманча технологияләр буенча эшләнгән спорт-уен мәйданчыгы урнашкан.

"Әлбәттә, мондый объект пәйда булуга ата-аналар, әби-бабайлар иң күбе сөенә, алар авыл үзәгендә балалар бакчасы гына түгел, ә матур сарай алды. Татарстан авылларында андый сарайларның саны артканнан-арта бара. Өстәвенә, балалар бакчалары гына түгел, авыл клублары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, ветеринария пунктлары һәм башкалар. Юллар төзелә, озак еллар буе кытлык булган объектлар пәйда була. Бу Рөстәм Миңнехановның сәясәте, аның мөнәсәбәте, Татарстанның авыллар белән яшәвен аңлавы, чөнки нәкъ менә биредә республика халыкларының үзенчәлекле мәдәнияте, телләре һәм безнең иң төп кыйммәтләр саналган башкалар саклана", - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.

Наратлы Кичү авылында Илдар Халиков күп функцияле үзәкне ачуда катнашты, анда музыка уен кораллары сатып алу өчен 100 мең сумга сертификат тапшырды. Үзәктә клуб, китапханә һәм ФАП урнашкан. Барысы 3 объект төзелешенә 100 млн сумнан артык акча тотылган. Территорияне ямьләндерү һәм коммуникацияләргә тоташтыру район бюджеты хисабына башкарылган, дип хәбәр итә "Минзәлә" мәгълүмат-редакция үзәге.

“Татар-информ” МА