Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Россия синхрончы кызлары яклы булган күп санлы җанатарларның берсенә әверелде.
Бүләкләү тантанасыннан соң Рөстәм Миңнеханов матбугат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирде. "Казан, Универсиада, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, башка халыкара турнирларны искә алсак, теләсә нинди уеннарны уздырырга сәләтле", - дип белдерде ул.