Рөстәм Миңнеханов: Елдан-ел Спас ярминкәсе киңәя бара

31.07.2015

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында бүген Алабугада Спас ярминкәсе рәсми рәвештә ачылды.

Алабугадагы ярминкә, ярты гасырлык тәнәфестән соң, 2008 елда яңадан үткәрелә башлады. Ул шәһәрдә XIX гасырның икенче яртысыннан алып уздырылган һәм, Эрбет, Мәкәрҗә ярминкәләре кебек үк, танылган булган. Бүгенге көндә дә ярминкә шактый зур күләмдә оештырыла. Әйтик, быел бирегә Россиянең һәм чит илләрнең төрле шәһәрләреннән 1200дән артык оста җыелган.

Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, ул берничә ел Алабугадагы бу ярминкәдә булган һәм ел саен бәйрәм зурая бара. "Ни үкенеч, Геннадий Емельянов һава торышына игътибар итмәгән, тик мин яңгырлар узып китер дип уйлыйм. Бүген без илдә тарихи гореф-гадәтләр, кәсепчелекне яңадан кайтару бурычын куйдык һәм мин Алабуга хакимияте, Мәдәният министрлыгы, башка ведомстволарга бу эшкә актив керешкәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Иң зур рәхмәтне бәйрәмдә катнашучылар һәм кунакларга әйтәсем килә. Сезне ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйм, яңгыр явуга да карамастан, бәйрәм искиткеч яхшы узар, без күп дуслар табарбыз, кызыклы әйберләр сатып алырбыз дип өметләнәм. Биредә кызыклы әйберләр, эшләнмәләр бик күп, бәйрәм белән сезне!" - дип сәламләде ярминкәдә катнашучыларны һәм кунакларны Рөстәм Миңнеханов.

Ярминкә ачу тантанасыннан соң Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләре буйлап узды, кайбер киштәләр янда тукталып алды. Республика лидеры тимерчеләр чатырына аерым игътибар бирде, анда тәңкә суктырып алды, бал сатыла торган рәтләрне, күн эшләнмәләрне карады.

Алабугада Спас ярминкәсен бәйрәм итү 2 августка кадәр, ягъни 3 көн дәвам итәчәк, ярминкә мәйданнары Шишкин буасы, "Яшьләр" стадионы, шәһәрнең тарихи өлеше урамнарын били. Ярминкәдә зәркән эшләнмәләр, милли киемнәр, самавырлар, сувенирлар, балчыктан ясалган әйберләр,  күн эшләнмәләр, курчаклар һәм башка бик күп товар тәкъдим ителгән.

Гадәттәгечә, Бал шәһәрчеге дә үз ишекләрен ачкан. Анда Татарстан, Саранск, Екатеринбург, Мәскәү, Белореченскидан килгән умартачылык продуктларын сатып алырга була. Шулай ук өйдә ясалган көнбагыш мае, кипкән җиләк-җимеш, Тула прәннекләре, Абхазиядән килгән сыр, балык, көнчыгыш тәм-томнары һәм тәмләткечләре да бар.

Шишкин буасы янында Авыл утары эшли, анда Татарстанда гомер кичерүче милләт вәкилләренең йортлары урнашкан. Спас ярминкәсе узган өч көндә фольклор һәм цирк коллективлары чыгыш ясый, теләгән кешеләр өчен "Осталар шәһәрчеге" эшли. Әйтик, иртәгә Бөтенроссия чаң чыңы һәм "Вдохновение" дигән авторлык җырлары фестивальләре узачак. Мәдәни программаның кульминациясе "Лойко" төркеме чыгышы булыр дип көтелә.  


"Татар-Информ" МА