Россиядә беренче тапкыр федерация субъектлары арасында Бөтендөнья мирас объектларын саклау һәм үстерү буенча хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

15.07.2015

Бүген “Зөянең тарихи-мәдәни һәм рухи мирасы “ халыкара конгрессы кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТРның тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу республика фонды, Карелия Республикасы Мәдәният министрлыгы ,“Кижи” дәүләт тарих-архитектура һәм этнографик музей-тыюлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

“Кижи” музей-тыюлыгы – Россиядә ачык һавадагы иң зур музейларның берсе. Бу- Россия халыкларының аеруча кыйммәтле мәдәни мирасы булып торучы бердәнбер тарихи-мәдәни һәм табигый комплекс. Ул 1990 елда ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас исемлегенә кергән. Россиядә бу исемлеккә кергән икенче тарихи ядкәр.

Килешүне ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Карелия Республикасы мәдәният министры Елена Богданова, “Кижи” музей-тыюлыгы директоры Андрей Нелидов имзаладылар.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, “Кижи” музей-тыюлыгының Бөтендөнья мирас объектын саклауны тәэмин итүдә тәҗрибәсе бик зур. “Дөньяда тарихи ядкәрләр белән хәлнең кискенләшүе сәбәпле, хәзерге вакытта алар белән идарә итү проблемалары ЮНЕСКО өчен дә бик актуаль. Тарихи ядкәрләрне бу исемлеккә керткәннән соң тагын да җаваплырак эш башлана”, - диде ул.

“РФнең Бөтендөнья мирас объекты булган ике субъектының үзара хезмәттәшлекне җайга салуы беренче очрак, бу шатлыклы вакыйга. Минемчә, шуның өчен ЮНЕСКОга рәхмәт әйтергә кирәк”, - дип йомгаклады Григорий Орджоникидзе.

Килешүне имзалаганда шулай ук ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының ТР халыклары мәдәниятен һәм телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча ТР комиссиясенең башкарма секретаре Гөлшат Нигъмәтуллина, “Зөя утрау-шәһәрлеге” музее директоры Артем Силкин, “Кижи” музей-тыюлыгы директоры урынбасары Валерий Галимөхәммәтов, “Кижи” музей-тыюлыгы директорының үсеш һәм халыкара элемтәләр буенча урынбасары Ольга Титова катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Нүрсөя Шәйдуллина.