Илдар Халиков Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды

03.07.2015

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен сәнәгать, фән, икътисад, мәдәният һәм башка тармаклар вәкилләренә тапшырды.
Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
Илдар Халиков сәламләү сүзләреннән соң, кунакларның һәрберсе республика үсешенә үз өлешен кертте, дип билгеләде.

“Нәкъ менә сезнең уңышларыгыз, сезнең коллегаларыгызның уңышлары аркасында без бүген Татарстанның казанышлары белән горурланабыз. Республика тулаем төбәк продукты күләме буенча Россиядә 7 урынны, авыл хуҗалыгы буенча 3, сәнәгать җитештерүе һәм төп капиталга кертелгән инвестицияләр күләме буенча 5, төзелеш буенча 6 урынны били”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Ул Татарстанның башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча РФ субъектлары рейтингында 1урынны алып торуын искә төшерде. Бу коры саннар гына түгел, ә файдалануга тапшырылган миллионлаган квадрат метр торак, яңа хастаханәләр һәм мәктәпләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең иҗаты һәм гомумән татарстанлыларның тормыш сыйфаты үсү турында сүз бара, дип билгеләде Илдар Халиков.

ТР Хөкүмәте рәисе бүген республикада яңа объектлар төзелә, дип өстәде. Болар - “ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы, “Таиф-НК” ААҖ дә дизель ягулыгы җитештерү компаниясе, “Нижнекамскнефтехим” компаниясе, шулай ук “Алабуга” махсус икътисади зонасы. Яңа проектлар исәбендә - “Иннополис” шәһәре, анда технопарк, университет, студентлар кампуслары, спорт объектлары эшли башлады; “Мәскәү-Казан” югары тизлекле тимер юл магистрале; Россиядә иң зур Зөя төбәкара интермодаль логистик үзәген булдыру.


“Без ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга тиеш түгел. Татарстан Республикасы Президентының көчле командасы ярдәмендә һәм сезнең үз юнәлешләрегездә хезмәттәшләрегез белән бергә яңа бурычларны хәл итү нәтиҗәсендә, республика яңа уңышларга ирешер”, - диде Илдар Халиков.

Алга таба Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды. Илдар Халиков 53 кешегә бүләкләр тапшырды. Аерым алганда,I дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" орден медаленә “Элекон” ААҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Владимир Дрантусов лаек булды. Дәүләт химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтының баш белгече Роман Ратнер II дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" орден медале белән бүләкләнде. Моннан тыш, берничә татарстанлы мактаулы исемнәргә һәм “Фидакарь хезмәте өчен” медаленә лаек булды.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.