Түбән Камада Химик көненә багышланган тантаналы чаралар узды

29.05.2015

Бүген Түбән Кама шәһәрендә «Нефтехимик» боз сараенда Химик көненә багышланган тантаналы чаралар узды.

Бу чаралар Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә, ТАССР төзелүгә 95 ел тулуга һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелегенә 25 ел тулуга, «НӘФИС-Косметик» ААҖнең 160 еллыгына, КНИТУның 125 еллыгына, СССР химия сәнәгате министры Л.А.Костандовның тууына 100 ел тулуга һәм Арбузов ис. Органик химия һәм физик химия институтының 70 еллыгына багышлана.

Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров, КНИТУ-КХТИ ректоры Герман Дьяконов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.

Искәртәбез, Химик көне бишенче мәртәбә зурлап бәйрәм ителә – Татарстан химиклары һөнәри бәйрәмнәрен 2011 елдан бирле билгеләп үтәләр (беренче мәртәбә ул Казанда уздырылды, 2012 елдан бирле – Түбән Камада).

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, тантанада катнашучылар алдында чыгыш ясап, билгеләп үткәнчә, химия һәм нефть химиясе тармаклары округ өчен стратегик әһәмияткә ия. «Россия химия һәм нефть химиясе предприятиеләренең 50 процентка якыны Идел буе федераль округында тупланган, – диде ул. – Бүгенге кризис шартларында алар бюджет өчен дә, башка тармаклар үсеше чыганагы буларак та «иминлек сакчысы» ролен үти. Татарстанның нефть химиясе тотрыклы үсештә һәм ул ил икътисадының бик зур драйверы». Михаил Бабич сүзләренчә, соңгы елларда күп кенә Россия компанияләре яңа төр продукция чыгару өчен үзләренең җитештерүләрен технологик яңарту кысаларында заманча проектларны гамәлгә ашыра алдылар. Татарстанның нефть химиясе аерым урын алып тора, диде Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, барысын да Химик көне белән котлап, билгеләп үткәнчә, соңгы дистә елда республикада нефть-газ химиясе комплексын үстерү буенча өч программа уңышлы рәвештә гамәлгә ашырылды, һәм бүген дүртенче программаны гамәлгә ашыру бурычы тора.

«Бу программа гамәлгә ашырылуга шигем юк, чөнки нефть химиясе – безнең барлык сәнәгатьнең үсеш ноктасы. Нефть эшкәртүне һәм нефть химиясен арттыру барәбәренә эшкәртү сәнәгате күзгә күренеп үсә, ә ул безгә яңа конкурент өстенлекләр бирә», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, республиканың бик шәп химия мәктәбе бар, белгечләр әзерләү өчен менә дигән ресурс үзәкләре эшли. «Бу – безнең байлык», – диде ул.

«Ышанам ки, бүгенге аралашу рәвешебез бик дөрес, – диде аннары Рөстәм Миңнеханов. – Бу залда бүген безнең генераль директорлар, мәктәп укучыларыбыз һәм студентларыбыз җыелган, һәм иң мөһиме – коллективлар вәкилләре һәм җитештерү ветераннары да безнең белән. Мондый традицияне саклап калырга кирәк».


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Республика ММЧ материаллары кулланылды.