Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Мәскәү-Татарстан күпере” яшьләр форумында катнашты

18.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә беренче мәртәбә уздырылучы “Мәскәү-Татарстан күпере” яшьләр форумында катнашты.

Форумын оештыручы һәм инициаторы - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге. Очрашу максаты – Мәскәү төбәгенең яшьләр берлекләрен җыю, Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә өндәү. Чара Татарстан АССР оешуга 95 һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуга багышланган.

Чарада катнашкан барлык яшьләр - Татарстан Республикасында яисә Россия төбәкләрендә туган татарлар. Һәр Мәскәү югары уку йортында диярлек, татарстанлыларны һәм татарларны берләштерүче клублар бар. Алар барысы да Яшьләр советына керәләр, ул Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган.

“Мәскәү-Татарстан күпере” яшьләр форумы барышында яшьләр Рөстәм Миңнехановка кызыксындыручы темаларга сорауларын бирә алдылар. Аерым алганда, Татарстан Президентын Мәскәү дәүләт университетына татар студентларга кунакка чакырдылар, ә Мәскәүдә армиядә хезмәт итүче татарстанлылар республика тарафыннан ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.

Форумда катнашучыларны шулай ук яшьләргә ярдәм программалары, эшкә урнашу һәм карьера мәсьәләләре кызыксындырды. Рөстәм Миңнеханов “Талантлар белән стратегик идарә итү” республика программасы, “Алгарыш” программасы турында сөйләде.

Актив яшьләр укуны тәмамлаган яшьләрне ничек итеп Татарстанга – ватаннарына кире кайтару турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.  

Очрашуда үрнәк булырлык кешеләр дә катнашты – ветераннар, атказанган табиблар һәм төзүчеләр, дин әһелләре. Аерым алганда, РФ Диния нәзарәте һәм Мөфтиләр шурасы Равил хәзрәт Гайнетдин Рөстәм Миңнехановка Мәскәүнең Җәмигъ мәчетен төзүдә ярдәме өчен (Татарстан акчалата һәм оештыру ягыннан ярдәм итә) рәхмәт белдерде, һәм төзелеш тәмамлангач, ачу тантанасы булачагы туныда хәбәр итте.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыга милли татар календарен бүләк иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, бүген яңгыраган бөтен тәкъдимнәрне эшкә алырга сүз бирде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. Мәскәүдә “Татарстан-Яңа гасыр” (ТНВ) филиалы материаллары кулланылды