Татарстанда 2015 ел программасы буенча 999 күп фатирлы йорттан 962сендә капиталь ремонт эшләре башланган

18.04.2015

Татарстан Республикасында 42 муниципаль берәмлектә 2015 ел программасы буенча 999 күп фатирлы йорттан 962сендә капиталь ремонт эшләре башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

2015 елның 17 апреленә барлык 42 муниципаль берәмлектә дә подряд оешмалары квалификацион сайлап алынган һәм ДТИ шартнамәләре теркәлгән.

Торак фонды мониторингы күрсәткечләре буенча эшләр 1,9 млрд. сумга башкарылган, бу лимитның (4,7 млрд. сум) 40,3%ын тәшкил итә.

Ирек Фәйзуллин шулай ук белдергәнчә, ДТИ мәгълүматына караганда, 16 апрельгә 2 мең 364 инспекцион тикшерү уздырылган, барлыгы 6 муниципаль берәмлектә (Әгерҗедә – 1, Аксубайда – 3, Әлмәттә – 1, Алабугада – 3, Чистайда – 2, Ютазыда – 2) техник иминлек кагыйдәләрен бозу буенча 13 факт ачыкланган.

Мәктәпләргә капиталь ремонт буенча 16 апрельгә барлык 136 объектта да эшләр башланган, шул исәптән 119 гомуми белем мәктәбендә, 7 коррекцион мәктәптә һәм 10 мәктәпкәчә балалар учреждениесендә.

2015 ел программасы буенча 14 балаларны савыктыру лагеренда капиталь ремонт планлаштырылган. Финанслау күләме – 76 млн. сум.

Колледжларга капиталь ремонт программасы буенча 16 апрельгә ремонт эшләре барлык 9 объектта да алып барыла.

Мәдәният объектларына капремонт кысаларында эшләр барлык 26 объектта да башланган. Акчалар 40%ка үзләштерелгән.

2015 елда шулай ук 28 яшүсмерләр клубына капиталь ремонт планлаштырыла, эшләр барлык объектларда да алып барыла.

Ирек Фәйзуллин җылылык системасын индивидуаль казаннарга күчерү программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Газлаштыру фондына 3 мең 137 фатир буенча гариза кергән (83,4%), гражданнар белән 2 мең 75 фатирга (55,2%) шартнамә төзелгән.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, 2015 елда авылларны су белән тәэмин итүне яхшырту кысаларында 301,3 км су үткәрү челтәре уздыру, 38 артезиан скважинасы бораулау һәм 45 су җыю башнясы урнаштыру карала. Финанслау күләме – 650 млн. сум. Бүгенгә 4 скважина борауланган: 2 скважина Алексеевск районы Биләр авылында; 1әр скважина Кайбычта (Колаңгы) һәм Апаста (Кош тавы). 2 скважинаны бораулауга керешкәннәр: Сарманда (Азалак) һәм Чирмешәндә (Яшәвеч).

Планлаштырылган 38 башнядан 20се сатып алынган инде, шулардан 15е объектларга илтеп җиткерелгән.

Аннары Ирек Фәйзуллин республика районнарында участок ветеринария пунктлары төзү һәм ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә капиталь ремонт турында, социаль-мәдәни өлкә объектларындагы казаннарны алмаштыру турында, авылларда яктылык системаларын торгызу һәм башка проектлар турында сөйләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.