Татарстанда 509,4 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык заданиенең 21,2%ы

28.03.2015

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган айлык игълан итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы белдергәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе 2015 ел башыннан бирле 299 тикшерү уздырган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 3 млн. 811 мең сумлык 133 карар чыгарылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре берлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 226 оешма тикшерелгән. Дисциплинар җаваплылыкка 95 оешма тартылган.

2015 елның 27 мартына Татарстанда 509,4 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык заданиенең 21,2%ы үтәлгән.

Социаль ипотека программасы буенча 27 мартка гомуми мәйданы 18,5 мең кв. метр булган 337 фатирлы 27 йорт гамәлгә кертелгән. Әлеге программа кысаларында төзелүче йортлардан: 71 объект – югары әзерлек дәрәҗәсендә; 25 объект – уртача әзерлектә; әзерлеге түбән – 12 объект.

Ирек Фәйзуллин шулай ук полиция хезмәткәрләре өчен торак төзелеше турында да сөйләде. 2015 елда «2014-2015 елларга Татарстан Республикасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау эшчәнлеген оештыру» ярдәмче программасы нигезендә 17 муниципаль берәмлектә 38 административ-торак комплексы төзелә.

Татарстанда 2015 елда аренда торагы төзү программасы кысаларында гомуми мәйданы 71 мең 399 кв. метр буган 21 торак йорт төзелә. Бүгенгә гомуми мәйданы 8 мең 119,8 кв. метрлы 2 йорт гамәлгә кертелгән, диде Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры .

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 2015 елда 44 гаиләгә торак сертификатлары бирү каралган (128 млн. 101 мең сумлык). 27 мартка 67 млн. 924 мең сумга 24 сертификат рәсмиләштерелгән.

Министр хәбәр иткәнчә, аның ведомствосы һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары өлешле төзелеш буенча 6 объектны тикшереп торалар. Казанда алар бишәү («Фирма «Свей» («Магстрой» ҖЧҖ) һәм бер объект Чаллыда («Доступное жилье» ТТК).

«Авыл клублары» республика программасы буенча 28 мартка эшләр барлык 42 объектта да алып барыла.

Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасында «Парклар һәм скверлар» программасына җентекләп тукталды. Муниципаль берәмлекләр заявкалары буенча Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы парклар һәм скверлар кору һәм реконструкцияләү өчен 163 җир өлешенә объектлап исемлек төзегән. Шулардан 143 кишәрлеккә Татарстан Республикасы бюджетыннан акчалар биреләчәк. Программаны финанслашуга әзер булулары турында 39 муниципаль район мәгълүмат җибәргән, диде министр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.