Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” МИЗ Күзәтчелек советы утырышын уздырды

27.03.2015

“Алабуга” махсус икътисадый зонасы резидент компанияләренә тиешле ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” МИЗ Күзәтчелек советы утырышында белдерде.

Чара “Алабуга” МИЗның Административ-эшлекле үзәгендә үтте.

Утырышта Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Алабуга” СПТ МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, делегациясе вәкилләре, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Утырышта “Дизайн Групп” Төркия компаниясе проектын “Алабуга” МИЗда гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды (пластик торбалар җитештерү). Төркия икътисад министры билгеләгәнчә, “Дизайн Групп” компаниясенең үз патентлары күп һәм тәҗрибәле белгечләр төркеме бар. Нихат Зәйбәкчи Рөстәм Миңнехановка махсус икътисадый зонаның киләчәк резидент компанияләренә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов Төркия хезмәттәшләрен “Алабуга” МИЗ резидент компанияләренә республика җитәкчелеге тарафыннан тиешенчә ярдәм күрсәтелүендә ышандырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.