Татарстан Республикасы белән Кабарда-Балкар Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

28.02.2015

Бүген Нальчикта (Кабарда-Балкар Республикасы) Татарстан Республикасы белән Кабарда-Балкар Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы Юрий Коков куйды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Нальчикта эш сәфәрендә.

Рөстәм Миңнеханов Нальчикка килүгә үк, Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы Юрий Коков белән “бергә-бер” форматында әңгәмә уздырды. Аннары очрашу Татарстан Республикасы һәм Кабарда-Балкар Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашында дәвам итте.

Юрий Коков хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы белән Кабарда-Балкар Республикасы арасында Дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы шартнамәгә 1998 елның 21 июнендә Казанда имза салынган булган. Бу документ федерация субъектлары арасында горизонталь багланышларны ныгытуга этәргеч булган.

Кабарда-Балкар Республикасы әлеге хезмәттәшлек белән бик кызыксына, чөнки Татарстан – Россиянең алга киткән регионнарыннан берсе, диде Юрий Коков, бу регион табигать ресурсларына бай, аның сәнәгате куәтле һәм ул югары интеллектуаль потенциалга ия.

«Татарстанда нефть химиясе комплексы алда бара, конкуренциягә сәләтле продукция җитештерүче эре сәнәгать предприятиеләре урнашкан, - диде Кабарда-Балкар башлыгы. - Электр- һәм радиоприборлар төзелеше үскән. Шуларның күбесе безнең регионга да китерелә. Татарстанның инновацияләр өлкәсендәге казанышлары да барыбызга да мәгълүм – монда Россиядә иң эреләрдән саналган «Алабуга» сәнәгать-җитештерү махсус икътисадый зонасы, индустриаль парклар, технопарклар эшчәнлек алып бара».

Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы сүзләренчә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм китереп тору өлкәсендәге хезмәттәшлек өчен дә перспективалар бар. «Безнең дә партнерларыбызга тәкъдим итәр эшләнмәләребез бар», - диде ул.

Юрий Коков фикеренчә, туризм, кешеләр ялын һәм дәвалануын оештыру да үзара кызыксыну уята.

«Безгә сездән җәмгыятьне мәгълүматлаштыру өлкәсендә өйрәнәсе нәрсәләребез бар, - дип белдерде Юрий Коков. - Татарстанда электрон хезмәт күрсәтүләр, «Электрон Хөкүмәт» булдыру буенча зур тәҗрибә тупланган».

Чыннан да, безнең Хезмәттәшлек турындагы килешүне яңартырга кирәк иде, диде үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ике регион – Татарстан Республикасы белән Кабарда-Балкар Республикасы арасында үзара кызыксыну бар – без бер-беребезгә файдалы була алабыз, диде ул. Безгә сезнең регион белән идарә итү тәҗрибәгез кызыклы булачак, бу – дәүләт хакимияте эшчәнлеге өлкәсендә бик мөһим нәрсә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы Юрия Коковка чакырулары һәм шушы визитны оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнехановны бу сәфәрендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров озата йөрде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.