Рөстәм Миңнеханов Кабарда-Балкар Республикасына эш визиты белән килде

28.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кабарда-Балкар Республикасына эш визиты белән килде.

Нальчик шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы Юрий Коков каршы алды.

Нальчикта Татарстан Республикасы һәм Кабарда-Балкар республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзалануы үткәрелә.

Сәфәрдә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров озата йөри.

Белешмә өчен:

Ике регион арасында мөнәсәбәтләр нигезендә Татарстан Республикасы һәм Кабарда-Балкар Республикасы арасында Дуслык һәм хезмәттәшлек турында Килешү һәм ике регион Хөкүмәтләре арасында икътисадый, фәнни-техник, мәгариф, мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында Килешү тора. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.