ТР Премьер-министры Danfoss компаниясе делегациясе белән очрашты

29.01.2015

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Даниянең Danfoss компаниясе делегациясе белән очрашты. Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Очрашуны ачып, Илдар Халиков Danfoss компаниясенә озак дәвам иткән хезмәттәшлек һәм яңа перспективалы проектларга кызыксыну күрсәткән өчен рәхмәт белдерде. "Давоста Danfoss компаниясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән узган очрашу безнең элемтәләрне тагын да алга этәрде", - дип белдерде Илдар Халиков.

"Без күп еллар дәвамында Danfoss компаниясе белән уңышлы эшлибез, Татарстан компаниянең эре партнеры санала", - дип билгеләде Илдар Халиков.

Аның сүзләренчә, бу делегациянең Татарстанга бай эш программасы белән килүе Danfoss компаниясенең республика белән төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне дәвам итәргә әзер булуын күрсәтә.

Очрашу барышында анда катнашучылар Татарстан һәм Danfossның яңа уртак проектлары перспективалары хакында фикер алыштылар.

ТР Президенты матбугат хезмәте