Рөстәм Миңнеханов икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышын Казанда уздырырга тәкъдим итте

17.12.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта Венгрия тышкы икътисадый багланышлар һәм тышкы эшләр министры, Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Петер Сиярто белән очрашты. 

Яклар Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында Венгрия белән Татарстан хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Петер Сиярто билгеләп үткәнчә, Россия Венгриянең мөһим партнеры булып кала бирә. «Россия-Венгрия хезмәттәшлеге, регионнарны күбрәк җәлеп иткән саен, уңышлырак була барачак», - диде Петер Сиярто.

Венгрия тышкы икътисадый багланышлар һәм тышкы эшләр министры искә төшергәнчә, 2015 елның беренче яртысында Казанда Венгриянең генераль консуллыгын ачу планлаштырыла, бу безнең мөнәсәбәтләр үсешенә яхшы этәргеч булачак, диде ул.

Моннан тыш, Петер Сиярто белдергәнчә, Татарстанның, Россия регионы буларак, халыкара дәрәҗәдәге масштаблы спорт чараларын уздыру тәҗрибәсен өйрәнәсе килә Венгриянең. Бу шул исәптән 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары һәм башкалар. Безгә бу вакыйгалар кызыклы, диде ул, бигрәк тә әзерләнү өлешендә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышын Казанда уздырырга тәкъдим итте. Бездә моның өчен бөтен шартлар да бар, дип белдерде ул.

Очрашуда катнашкан Россия Федерациясенең Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Сергеев икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышын Казанда уздыру идеясен хуплады.

Рөстәм Миңнеханов һәм Петер Сиярто шулай ук Казан белән Будапешт арасында турыдан-туры авирейслар булдыру мөмкинлеге мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар. Петер Сиярто сүзләренчә, бүген бу – кирәкле гамәл. Ул Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка очучы компания-лоукостер турында сөйләде.

Моннан тыш, министр фикеренчә, турыдан-туры авиарейслар булу ике якка да туристлар агымы артуына ярдәм итәчәк. Бүген Венгрия өчен Россия туризм өлкәсендә әһәмияте буенча өченче ил булып санала, диде ул. Савыктыру туризмы киң таралган, шул исәптән Венгриянең кайнар чыганакларына бәйле туризм.

Мин Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышын уздыру кысаларында бик теләп Казанга барачакмын, диде Петер Сиярто очрашу азагында, бу җәһәттән сез минем ризалыкны алдыгыз дип санагыз.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.