Казан метросы һәм аэропорты – Россиядә инвалидлар өчен иң җайлаштырылган объектлар

25.11.2014

Казан метросы һәм “Казан” халыкара аэропорты – Россиядә инвалидлар өчен иң җайлаштырылган объектлар. Бу хакта бүген, 3 декабрьдә башланачак инвалидлар декадасына багышланган, ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде.

Үзенең чыгышында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләгәнчә, быел Татарстанда инвалидлар өчен җайлаштырылган бина һәм корылмаларның саны 131гә кадәр артачак. 2015 елда җайлаштырылган аптека, кинотеатр һәм торак йортларның саны 151гә җитәчәк.

Бүгенге көнгә мәдәният өлкәсендә объектлар 82% җайлаштырылган, сәламәтлек саклау өлкәсендә – 76%, социаль яклау һәм мәшгульлек өлкәсендә – 53%.

Торак фондны җайлаштыру башка өлкәләргә караганда калыша – республиканың 30 йортында 1710 подъезд пандуслар белән җиһазландырылган.

Казан метросы һәм “Казан” халыкара аэропортына килгәндә, Э. Зарипова сүзләренчә, алар бүгенге көнгә Россиядә инвалидлар өчен иң җайлаштырылган объектлар санала.

Гомумән Татарстанда инвалидлар өчен якынча 4 мең объект җайлаштырылган, дип белдерде министр.

“Татар-информ” МА