Рөстәм Миңнеханов Икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашты

24.11.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашты.

Чара Краснодар краенда (Усть-Лабинский районы, Железный хуторы) уздырылды, утырышның төп темасы илнең агросәнәгать комплексы буенча фикер алышу булды.

Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.

Утырыш башланыр алдыннан анда катнашучылар Краснодар краендагы һәм Көньяк федераль округындагы иң эре «Кубань» агрохолдингының мега-сөт фермасы эше белән таныштылар, ул Усть-Лабинск шәһәре янында узды.

Утырышны ачып, Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта авыл хуҗалыгы үсешенә багышланган күп кенә очрашулар уздырылды, әмма Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы совет президиумының бүгенге утырышы нәкъ менә авыл хуҗалыгын инновацион үстерүгә багышлана. Аның сүзләренчә, бүген илдә тармакны инновацион үстерүнең, үз эшләнмәләреңне гамәлгә кертүнең уңай мисаллары күп. «Асылда иң консерватив тармакларның берсе модернизацияләнә һәм бу авыл хуҗалыгының тулаем яхшы темплар белән үсүен раслый, без бу эшнең нәтиҗәләрен күрәбез», - диде ул.


Утырыш тенограммасы – Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтында: http://government.ru/news/15780/