Рөстәм Миңнеханов: «Авария хәлендәге торактан күчерүнең бүгенге схемасына альтернатива юк»

22.11.2014

Социаль ипотека механизмын кулланып, кешеләрне авария хәлендәге торактан күчерү буенча Татарстандагы бүгенге схема – проблеманы хәл итүнең бердәнбер мөмкинлеге. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында уздырылган традицион атналык республика киңәшмәсендә хәбәр итте.


«Авария хәлендәге торак – бу бик мөһим тема, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. – Бер яктан, бу безнең кешеләр, алар бик җайсыз шартларда яшиләр, икенчедән, федераль бюджетта моңа акча җитми, аннары без аларга бөтенләй ярдәм итә алмаячакбыз».


Рөстәм Миңнеханов авария хәлендәге торак милекчеләре белән аңлату эшләре алып барырга, аларга социаль ипотека буенча торак алу механизмын аңлатырга өндәде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов