Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов белән очрашты

30.10.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе (Рособрнадзор) Сергей Кравцов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәнариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Кравцов мәгариф өлкәсе үсеше мәсьәләләре турында, шулай ук БДИ-2015тә көтелә торган үзгәрешләр турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Татарстан Президенты республикада ачылган ике халыкара гомуми белем бирү мәктәпләре (Алабугада һәм Казанда) турында хәбәр итте. Яклар башка ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына карый торган мәсьәләләр турында да сөйләштеләр.

Искәртик, Сергей Кравцов Казанда булуы кысаларында федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларына матбугат конференциясе бирәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.