Рөстәм Миңнеханов «Огуз текстиль» Төркия компаниясе идарәсе рәисе Исрафил Учурум җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты

30.10.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Огуз текстиль» Төркия компаниясе идарәсе рәисе Исрафил Учурум җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов иң беренче чиратта Төркия Республикасына нигез салынуга 91 ел тулу белән барысын да котлады, бу бәйрәм кичә 29 октябрьдә иде. Ул тугандаш төрек халкына уңышлар, шулай ук киләчәктә Төркия Президенты Рәҗип Таип Эрдоган җитәкчелегендә ватаннарының чәчәк атуын теләде.

Төркия – Татарстанның әйдәүче сәүдә һәм икътисадый партнерларыннан берсе, диде Рөстәм Миңнеханов, багланышлар мәдәният, фән, мәгариф, медицина өлкәсендә үсә бара, парламентара һәм муниципальара багланышлар да көч ала. Моннан тыш, Төркия бүген – «Алабуга» махсус икътисадый зонасына төп инвесторларның берсе, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Казанда Төркия Республиканың Баш консуллыгы уңышлы эшләп килә. Татарстан Стамбулда үз вәкиллеген ачты.

Казан һәм «Бигеш» аэропорты республика халкын Стамбул белән һава юллары аша турыдан-туры тоташтыра, бу мөнәсәбәтләрне үстерүгә тагын да ярдәм итәчәк.

«Минемчә, бүген безнең мөнәсәбәтләр югары дәрәҗәдә, әмма башкарасы эшләр бар әле, ике якның да потенциалын үстерергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары ул текстиль җитештерүгә җентекләп тукталды. Советлар Союзы җимерелгәннән соң җиңел сәнәгать, аеруча текстиль сәнәгать авыр заманнар кичерә, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм бүген без чит илләр товарларына юнәлешле. Безнең базарга да сезнең катнашыгызда товарлар китерүне җайга саласы килә, шулай ук үз җитешетрүебезне һәм инфраструктурабызны да булдырырга кирәк, дип ассызыклады ул.

«Бу тармак – безнең өчен мөһим, минемчә – бу перспектив юнәлеш», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук «Огуз текстиль» компаниясенә Казанда ачылачак җиңел һәм текстиль сәнәгате күргәзмәсендә катнашу теләге өчен рәхмәт белдерде. «Төркия текстиле бөтен дөньяга мәгълүм, ул безнең сатып алучылар арасында да бик популяр», - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Татарстан территориясендә генә түгел, Казанда да мондый продукция җитештерүне җайга салуырга кирәк.

Төркия коллегалары белдерүенчә, бүген Казан өчен дә, Татарстан өчен дә заманча экспоүзәк булдырырга кирәк. Төркия ягы да күп күргәзмәләрдә катнаша алыр иде, диләр алар. Төркия бизнесменнары озак хезмәттәшлекне максат итеп куялар.

Очрашу барышында яклар киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча җентекләп сөйләштеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.