Татарстан Дәүләт Советының өченче утырышы 30 октябрьдә була

23.10.2014

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышы 30 октябрьдә була. Бу хакта карарны бүген V чакырылыш Дәүләт Советы Президиумы парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган беренче утырышында кабул итте. 

Президиум республика парламенты утырышының көн тәртибенә 54 мәсьәлә тәкъдим итә. Аларның күбесе республика бюджетына бәйле.

Аерым алганда, депутатлар 2015 елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына ТР бюджеты проектын I укылышта караячак. Моннан тыш, 2014 елга һәм 2015-2017 еллар планлы чорына ТР бюджетына, шулай ук ТР Бюджет кодексына төзәтмәләр кертү ниятләнә.

Искәртеп узабыз, ТРның 2015 елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына төп финанс законы проекты октябрь аенда фикер алышулар аша узды һәм Татарстан Дәүләт Советының барлык комитетларында хупланды, шулай ук парламент тыңлауларында каралды. Республика Хөкүмәте бюджетны мөмкин кадәр тизрәк кабул итүне сорый, гәрчә документ хәзерге күрсәткечләрдән шактый аерылган нефть бәясе һәм доллар курсы параметрларыннан чыгып эшләнгән булса да. Парламент тыңлаулары вакытында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катлаулы икътисади вәзгыять шартларында бюджетны тиз арада кабул итү, бюджет дисциплинасын һәм 2015 елның 1 гыйнварыннан бюджетның вакытында үтәлешен тәэмин итү өчен кирәк, дип ассызыклады. 
2015 елга ТР консолидацияләнгән бюджеты керемнәренең гомуми күләме 181,6 миллиард, чыгымнары 186,9 миллиард сум (дефицит - 5,3 миллиард сум) күләмендә фаразлана. 2015 елга республика бюджеты табышы - 147,6, чыгымнары 153 миллиард сум (дефицит - 5,4 миллиард сум) күләмендә билгеләнгән.

Чарада катнашучыларны сессия каравына тәкъдим ителә торган көн тәртибе белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина таныштырды. Каралачак сорауларның утыз бишен Татарстан Республикасы законнары проектлары, унберен федераль закон проектлары һәм Мурманск өлкә Думасының Россия Дәүләт Думасына керткән закон чыгару инициативасы тәшкил итә. Көн тәртибенә чыгарылучы унбиш закон проекты республикадагы аерым муниципаль берәмлекләрнең чикләренә һәм статусларына кагылышлы. Депутатлар шулай ук Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләрен сайлау турында каралар кабул итәчәкләр. 

Шулай ук “Россия Федерациясендә FIFA футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын, FIFA 2017 елгы Конфедерацияләр кубогын әзерләү һәм үткәрү, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законның 27 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проектына Татарстан Республикасы Дәүләт Советының инициативасы да карлачак. 

Утырыш ахырында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин, каләм әһелләре белән очрашып, киләсе елга бюдҗет законына нисбәтле сорауга үз җавабын бирде. Ул парламентның алдагы утырышында бюджетның керем өлешен тулыландыру өчен өстәмә резервлар эзләүгә юнәлдерелгән дискуссияләрне көтүе турында әйтте. 

"Нигездә, бездә дискуссияләр акчаны кемгә күбрәк, кемгә азрак бүлү турында була. Барысы да күбрәк тели. Ә мин депутатлар корпусының Хөкүмәт, бюджет формалаштыручы органнар - финанс, икътисад министрлыклары белән бергә, дискуссияне бюджетның керем өлешен тутлыландыру өчен резервлар эзләү тирәсендә кузгатуларын телим. Хезмәттәшләремнән шуңа кагылышлы чыгышлар көтеп калам", - диде ТР Дәүләт Советы спикеры.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге 
Роберт Горбунов фотолары