Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының генераль директоры белән очрашты

17.10.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Стратегик инициативалар агентлыгының генераль директоры Андрей Никитин белән очрашты.

Андрей Никитин бүген Казанда ачылган Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Милли рейтингы буенча белем бирү семинарында катнаша.

Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Андрей Никитинга Казанда белем бирү семинары уздыруы өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты РФ төбәкләренең инвестицион потенциалын бәяләүдә АСИ тарафыннан кертелә торган заманча методиканы югары бәяләде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика үзенең инвестицияләр кызыклыгын күтәрү, инновацион икътисад булдыру  яклы – нәтиҗәдә Милли рейтингта югарырак урынга күчә ала.

Татарстан Республикасы Президенты Андрей Никитинны ышандырганча, Татарстан җитәкчелеге семинар барышында яңгыраган бөтен тәкъдим һәм теләкләрне игътибар белән карап чыгар.

Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Никитин шулай ук Татарстан Республикасының Стратегик инициативалар агентлыгы белән уртак перспектив проектлары турында фикерләштеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов