Рөстәм Миңнеханов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Игорь Васильев белән очрашты

02.09.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Игорь Васильев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Азат Җаббаров һәм башкалар катнашты.

Яклар күчемсез милекне дәүләт теркәве мәсьәләләре турында, кадастр һәм картография өлкәсендә хезмәттәшлек һәм башка темаларга сөйләштеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте