Рөстәм Миңнеханов Acronis компаниясе башлыгы белән очрашты

02.09.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Acronis компаниясенә нигез салучы һәм аның генераль директоры, Россия квант үзәгенең Попечительәр советы рәисе, Runa Capital венчур фондының өлкән партнеры Сергей Белоусов белән очрашты. Очрашу КНИТУ-КАИның яңа бинасында узды, очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, «Связьинвестнефтехим» ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин, «Таттелеком» ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин катнашты.

Очрашу барышында анда катнашучылар Татарстанда гамәлгә ашырыла торган кайбер проектлар буенча Сергей Белоусов һәм аның компаниясе катнашында фикер алыштылар. Шулай ук Acronis компаниясе башлыгы Татарстан предприятиеләре өчен программ тәэмин итү тәкъдим итте.


Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта күп кенә Россия компанияләре чит илләр «софт»ыннан Россия эшләүчеләренең ҖБнә күчәргә омтылалар, һәм Сергей Белоусовны Acronis компаниясенең программ тәэмин итүен «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышларының берсендә тәкъдим итәргә чакырды .


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов