Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Республика көне уңаеннан мөрәҗәгате

29.08.2014

Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Республика көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

Без Татарстанның төп бәйрәмен киләчәккә ныклы ышаныч белән каршы алабыз. Республиканың тотрыклылыгы аның уңышлы икътисадый һәм иҗтимагый үсешенә, мөһим инновацион проектларны тормышка ашыруга нигезләнгән.

Икътисад өлкәсендә эшләнгән эшләр тормыш сыйфатының яңа стандартларын булдырырга мөмкинлек бирә. Бу социаль яклау, яшәү шартларын яхшырту, белем бирү дәрәҗәсен күтәрү,кешеләрне рухи һәм физик яктан сәламәтләндерү,аларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләүгә кагыла. Бу сорауда күпләгән гражданлык җәмгыяте институтлары, абруйлы активистлар зур роль уйный.

Мәдәният елын үткәрү, борынгы Болгарның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе безне яңадан рухи чыганакларыбызга кайтара, тарихи традицияләрнең заманча мәгънәсен төшендерә.

Социаль-икътисадый һәм рухи-мәдәни үсештә ирешкән уңышларыбыз иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм республика хакимиятенең бердәм булуы белән турыдан-туры бәйләнгән.Президент, Хөкүмәт һәм Парламент, муниципаль берәмлекләр бердәм командада эшлиләр.

Шул ук вакытта без сәяси күп төрлелекне дә хуплыйбыз. Партия системасының үсеше татарстанлыларның гражданлык җитлегүен күрсәтә, җитди сәяси мәктәп булып тора. Сәяси партияләр төбәк бүлекләренең җәмгыять үсешенең кайбер принципиаль сораулары буенча үзара аңлашуга ирешүе дә бик мөһим. Бу хәл Татарстан Дәүләт Советының бишенче чакырылышына депутатлар сайлау кампаниясе барышына уңай төсмер бирә.

Республика Россия Федерациясе җитәкчелегенең мөстәкыйльлекне ныгыту һәм илебез мәнфәгатьләрен яклау линиясен тулысынча куәтли. Кырым һәм Севастопольнең Россия белән яңадан кушылуы Ватаныбыз тарихының яңа битен ачты. Татарстан яңа субъектка булышлык күрсәтүдә актив катнашты. Тарихи-мәдәни мирасыбыз уртак булган Бакчасарай районына аеруча игътибар бирелә. Качкыннарга һәм Украинаның көньяк-көнчыгышындагы низаг зонасыннан мәҗбүри күчеп китүчеләргә ярдәм итү буенча да зур эш алып барыла.



Кадерле дуслар!

Тормышыбыз үзгәреп тора. Яхшы үзгәрешләр безне шатландыра, авырлыклар берләштерә. Алда да бер-беребезгә сакчыл мөнәсәбәттә булыйк, милли гореф-гадәтләребезне саклыйк һәм арттырыйк, тату тормыш итик.

Барыгызга да эш сөючәнлегегез һәм киләчәккә ышаныч белән каравыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Ныклы исәнлек, бәхет һәм иминлек телим.

Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы көне белән!



Татарстан Республикасы Президенты  Р.Н. Миңнеханов

ТР Президенты Матбугат хезмәте