Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр конкурсында җиңүчеләргә автомобиль һәм микроавтобуслар ачкычлары тапшырды

29.08.2014

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда муниципаль берәмлекләр арасында еллык республикакүләм смотр-конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Республика көне алдыннан бәйгедә җиңү яулаган муниципаль берәмлекләргә автомобиль һәм микроавтобус ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Конкурс Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы тарафыннан гамәлгә куелган һәм 2011 елдан бирле уздырыла. Оештыру комитеты Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре эшчәнлекләренең нәтиҗәлелелеген бәяләде һәм 93 муниципаль берәмлекне һәм ике шәһәр округының 7 муниципаль учреждениесен җиңүче дип тапты.

Быел конкурска 201 заявка тапшырылган. Узган елда 189 заявка кабул ителгән булган. Аларны бәяләүнең төп критерийларына килгәндә, муниципаль берәмлек составына керүче торак пунктлар санына, аларның район үзәгеннән ераклыгына, авыл җирлегенең даими яшәүче халкының уртача еллык санына, җан башына каралган салым һәм салым белән бәйле булмаган керемнәргә, мөгезле эре терлек санына, бер кешегә торак тапшыру күләменә, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урыннарда программаларның гамәлгә ашырылу тизлегенә, гражданнарның үзмәшгульлегенә теләктәшлек итүгә, авыл җирлегенең төзекләндерү, ямьләндерүгә тотылган чыгымнарына, криминоген вәзгыятькә, социаль-мәдәни һәм спорт тормышына игътибар юнәлтелгән. Шәһәр округлары өчен ведомство күрсәткечләре системасы нигезендә муниципаль учреждениеләрнең эшчәнлек күрсәткечләре исәпкә алынган.

Узган еллардан аермалы буларак, смотр-конкурс җиңүчесе булган 93 муниципаль берәмлек һәм ике шәһәр округының 7 муниципаль учреждениесенә җиңел автомобиль генә түгел, ә микроавтобус ачкычлары да тапшырылды. Муниципаллар барлыгы 93 “Шевроле Нива” һәм 7 “Форд Транзит” микроавтобусын алды.

Чарада шулай ук ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.

“Республика көне алдыннан муниципаль берәмлекләр арасында конкурска йомгак ясау изге традициягә әйләнде. Әлбәттә, безнең фундамент, безнең таяныч – ул муниципаль дәрәҗә. Иң төп фундамент – җирлекләр. Без бергәләп муниципаль дәрәҗәне, муниципаль җирлекләрне ныгытуга игътибар юнәлтергә карар кылдык. Бүген республикада гамәлгә ашырыла торган 30лап төп республика һәм федераль программалар авыл җирлекләренә йөз тота – сез моны үзегез дә тоясыз”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты дүрт ел эчендә төрле бәйге нәтиҗәләре буенча муниципалитетларга, бүгенге машиналарны да кушып, 918 автомобиль тапшырылуын ачыклап үтте. “Мин һәркайсыгызга республика, ил үсеше хакына керткән өлешегез өчен рәхмәтемне җиткерәм. Без җитди бурычларны хәл итеп киләбез. Җайга салынган эшебез нәтиҗәсендә, Татарстан - күп кенә күрсәткечләр буенча ил күләмендә лидер”, - дип билгеләп узды Президент һәм чарада катнашучыларга тугры хезмәтләре өчен рәхмәтен ирештерде.

Рөстәм Миңнеханов халыкның хакимият белән төп контактлары нәкъ менә муниципаль дәрәҗәдә булуын һәм республика җитәкчелегенең мниципалитетлар эшен югары бәяләвен билгеләде. “Әлбәттә, тәнкыйть, шелтәләр дә бугалыйдыр. Тулаем алганда, барлык программалар тормышка ашып килә. Бүген сайлау кампаниясе кысаларында зур эш башкарыла. Бу - шулай ук, халык алдында билгеле бер сынау. Соңгы елларда күп нәрсә эшләнде, билгеле, бу безнең иң уңышлы икәнебез турында түгел, ә планнар тагын да зуррак булуы, халыкның ихтыяҗы артуы турында сөйли”, - дип белдерде ул.

“Мин ышанам: барлык дәрәҗәдәге хакимиятнең калыплашкан эше, Россия Президенты, Премьер-министры ярдәме безгә ил масштабларында тагын да зуррак өлеш кертергә мөмкинлек бирәчәк. Сайлауларны лаеклы төстә уздыруны сорыйм. Бу бик җаваплы бурыч. Парламент – төп карарлар кабул итүче орган”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. Ул күп кенә юнәлешләр буенча уңай нәтиҗәләргә ирешүебез, парламент, башкарма хакимият һәм муниципалитетларның күмәк, җайга салынган эше нәтиҗәсе булуына басым ясады.

“Бу автомобильләр сезгә күпкә хәрәкәтчән, халык өчен үтемле булырга, хасил булып торган төрле мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Минем үзебезнең дөрес юлда булуыбызга ышанычым зур”, - дип белдерде Президент.

Минсәгыйть Шакиров конкурс лауреатларын Республика көне алдыннан бүләкләүнең күркәм традициягә әверелүен билгеләп үтте. Төрле бәйгеләр үткәреп, муниципалитетларның грантлар алуын, төрле программалар гамәлгә ашырылуын әйтеп узды. Алексеевск муниципаль районының Ялкын авыл җирлеге башлыгы Ирина Гущина җавап һәм рәхмәт сүзе белән чыгыш ясады, өметләрне акларга вәгъдә бирде.


"Татар-информ" МА