Илдар Халиков 2014 елгы “Президент академиясенең җәйге кампусы” ябылу тантанасында катнашты

27.07.2014

“Президент академиясенең җәйге кампусы” – бу бердәнбер мөмкинлек һәм анда катнашучылар өчен күренекле кешеләр белән бердәнбер аралашу тәҗрибәсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков 2014 елгы “Президент академиясенең җәйге кампусы” ябылу тантанасында белдерде.
Бу чара “Казан” тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексында узды.

Искә төшерәбез, Татарстанда өченче тапкыр уза торган 2014 елгы “Президент академиясенең җәйге кампусы” халыкара форумында Россиянең 20 төбәгеннән иң яхшы студетлар катнашты. Барлыгы форумга 250 кеше килде, шул исәптән 30ы чит ил студентлары.

Илдар Халиков катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, “Сез безнең илнең интеллектуаль киләчәге. Бүген безнең илебез яшьләргә иҗат итәргә мөмкинлек бирә”, - дип белдерде.

ТР Министрлар Кабинеты башлыгы яшьләргә монда алган тәҗрибәләрен онытмауны һәм югалтмауны теләде.
“Кемдер галим, эшмәкәр булырга, Нобелев премиясен алырга тели, ә кемдер яхшы әти-әни булырга хыяллана, бу теләкләрегез барысы да чынга ашсын”,- дип теләде Илдар Халиков.

Бүген үк 2014 елгы “Президент академиясенең җәйге кампусы” флагын төшерү тантанасы булды, аннан соң, чираттагы смена ябык дип игълан ителде.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.