Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

27.07.2014

Хөрмәтле татарстанлылар! 28 июльдә истәлекле дата – Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне билгеләп үтелә. 988 елда булган әлеге әһәмиятле тарихи вакыйга иҗтимагый, рухи һәм мәдәни үсешкә көчле йогынты ясады, Россия дәүләтчелеген ныгытуга ярдәм итте.
Христиан мәдәниятенең кешеләргә әхлакый камилләшү өчен гаять зур мөмкинлекләр бирүе мәгълүм. Христианнар өчен дин кабул итү йоласы илаһи нур иңүе, җәннәтле булуга, гөнаһлардан арынуга ышаныч, бакыйлыкка өмет баглау чагылышы булып тора. Әлеге серле тантана – ихлас ярату, миһербанлык, ярлыкау хисләре чыганагы, ул шәфкать-мәрхәмәт, пакьлек, игелеклелек кебек матур сыйфатларга омтылышны арттыра.
Гасырлар дәвамында христианнар, мөселманнар, башка дин вәкилләре дус һәм тату яши, үзара хезмәттәшлек итә килгән Татарстанда гомумкешелек өчен хас бу рухи-әхлакый хәзинәләрнең кыйммәте һичкайчан кимеми.
2014 ел Мәдәният елы дип игълан ителде, шулай ук быел Сергий Радонежскийның тууына 700 ел тулды. Шушы вакыйгалар яктылыгында Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көнен тантаналы рәвештә билгеләп үтү аеруча зур мәгънәгә һәм әһәмияткә ия. Хәзерге вакытта рухи яңарыш, рухи күтәрелеш юлында күп кенә күркәм гамәлләр башкарыла. Республиканың шәһәр һәм районнарында борынгы гыйбадәтханәләр торгызыла, яңалары салына. Свияжскида төзекләндерү эшләре тәмамланып килә: утрау-шәһәр күз алдыбызда дин тотучыларны һәм туристларны үзенә тартып торучы изге урынга әйләнеп бара.
Дәүләтнең һәм дини берләшмәләрнең бергәләп тырышлык куюы традицион рухи кыйммәтләрнең тагын да ныгуына, республикада дини мәдәниятләрне, конфессияара татулыкны саклап калу һәм үстерүгә этәргеч бирәсенә чын йөрәктән ышанам.
Сезгә нык сәламәтлек, рухи ныклык, бәхет һәм иминлек телим!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

ТР Президенты Матбугат хезмәте