Рөстәм Миңнеханов «Рубин» яшь уенчыларын җиңүләре белән котлады

24.07.2014

17 яшьтән өлкәнрәк булмаган уенчылар арасында футбол буенча Россия беренчелегендә җиңүчеләрне - «Рубин» ФК спорт мәктәбе командасын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Аның белән бергә клуб базасына чемпионнарны котларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, Казан мэры Илсур Метшин, республика яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов килгән иде.

«Рубин» спорт мәктәбенең U-17 командасы июнь азагында һәм июль башында Ярославльдә узган Россия беренчелеге уенында җиңү яулады. Финалда Казан егетләре матчтан соң пенальти сериясендә Краснодардан килгән яшьтәшләреннән өстен чыктылар.

Яшь чемпионнарны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу җиңү Казан җанатарларын бик сөендерде. «Кызганычка каршы, безнең шәһәрдәге һәм тулаем илдәге футбол шатлык китерми. Командабызда мондый егетләр булу безнең өчен бик мөһим. Без клубның потенциалы булуын күрәбез, сезнең белән горурланабыз һәм сезгә зур өметләр баглыйбыз».

Рөстәм Миңнеханов клуб җитәкчелегенә һәм тренерларга рәхмәт белдерде һәм «Рубин» футбол клубы үзенең спорт мәктәбенә күбрәк игътибар бирер, ә Казанның бу яшь уенчылары төп команданың үзәген тәшкил итәр дип ышаныч белдерде.

Татарстан Президенты егетләрне җиңүләре белән котдады, үз чиратында футболчылар Рөстәм Миңнехановка ил беренчелегенең алтын медален тапшырдылар. Тантаналы өлеш азагында мөхтәрәм кунаклар яшь чемпионнар белән фотога төштеләр.

Шуннан соң Татарстан Президенты футбол клубы базасында «Рубин»ның попечительләр советы утырышын уздырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов