Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районының Олы Яке авылында “Җиләкле үзән” дә булды

22.07.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районының Олы Яке авылында “Җиләкле үзән” дә булды.

Бу хуҗалыкта җиләкләр (бакча каен җиләге, кара карлыган, кура җиләге), шулай ук җимеш бирә торган агачлар (алмагачлар) үстерү белән шөгыльләнәләр.

Бу хуҗалыкта җиләкләр (бакча каен җиләге, кара карлыган, кура җиләге), шулай ук җимеш бирә торган агачлар (алмагачлар) үстерү белән шөгыльләнәләр.

КФХ җитәкчесе Илдар Ситдыйков Рөстәм Миңнехановка быелгы уңыш һәм питомникны үстерү, югары сыйфатлы җимеш-җиләк бирә торган һәм декоратив үсемлекләр (500 төргә кадәр) үрчетү буенча планнар турында сөйләде.

Быел җиләкләр уңышы 1 нче июньнән башланган. 1 гектардан уртача 15-16 тоннага кадәр җиләк җыйганнар, уңышны арттыру перспективасы бар.

“Җиләкле үзән” (“Ягодная долина”) башка крестьян-фермер хуҗалыкларына, җимеш-җиләк тармагын үстерү максатыннан, ярдәм күрсәтә - Кайбыч, Саба, Лаеш, Балтач районнарында.

Бүген бу КФХда 40 кеше эшли. ТР һәм башка төбәк кулланучылары ихтыяҗына декоратив утырту материалы производствосы өчен әзерлек эшләре алып барыла.

Киләчәктә “Җиләкле үзән” (“Ягодная долина”) проекты ике юнәлешкә ия булыр дип көтелә, бу – җимеш-җиләк һәм декоратив чәчәк. Илдар Ситдыйков хәбәр иткәнчә, проект KIKSI (Литвия) һәм Jan Langeedijk (Голландия) компанияләре белгечләренең техник күзәтүе астында тормышка ашырыла. Илдар Ситдыйков сүзләренчә, проект уңышлы гамәлгә ашырылсын өчен, ташламалы шартларда үсешкә финанслау җәлеп итәргә, газ буенча лимитлар алырга һәм питомникны инвестицион проектлар һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының программалары исемлегенә кертергә кирәк.

Хезмәткәрләр санын 100 кешегә җиткерү күз алдында тотыла, Яшел Үзән районы һәм Татарстан халкына өстенлек биреләчәк.

Илдар Ситдыйков билгеләп үткәнчә, алга таба, озак вакыт саклау өчен, яңа өлгергән җиләкләрне катыру линиясен оештырырга мөмкин (җиләкләрне электр-чистарту линиясе, туңдыру тоннельләре, саклау камералары).

Бүген “Җиләкле үзән”нең (“Ягодная долина”) җимеш-җиләк продукциясе "Казан" агросәнәгать паркында уңышлы сатыла.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президентына әлеге хуҗалык кырларында кулланыла торган авыл хуҗалыгы культураларын сугару системасын да күрсәттеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.