Минтимер Шәймиев: “Болгар һәм Зөядә без туристларны шаккаттыра һәм шуннан рухи канәгатьлек алырга тиеш”

27.03.2014

Бүген Казан Кремлендә ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча республика фондының Попечительлек советы утырышы узды. Утырышны ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев үткәрде.
Утырышта борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенең туристлык имиджын формалашытруның төп юнәлешләре буенча фикер алыштылар.

Гомумән алганда, Зөяне һәм Болгарны торгызу эшләре план буенча бара, дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. “Хәзер туристлар агымын җәлеп итү белән шөгыльләнер вакыт җитте”, - дип ассызыклады ул һәм бу ике урынга килүче туристлар саны артуын белдерде.
ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча республика фондының Попечительлек советы рәисе белдергәнчә, 2013 елда Болгарда 192 мең кеше булган, Зөядә – 108 мең. Традиция буенча Болгарда һәм Зөядә үткәрелә торган чараларда меңнәрчә кеше катнаша. Андый чараларның берсе – Изге Болгар җыены. М.Шәймиев белдергәнчә, быел бу чара 14 июньдә узачак.
ТР Дәүләт киңәшчесе фикеренә караганда, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу эшендә ТР Министрлар Кабинетының мәдәни-тарихи мирасны популярлаштыру турындагы карары да үз ролен уйнаган.
Татарстан Дәүләт киңәшчесе Зөядә музей комплексының уңышлы эшли башлавын да билгеләп үтте. “Күпсанлы кызыклы чаралар үткәрелә. Кызыклы фикерләр, гражданнар сугышы музее булдыру идеясе дә бар”, - дип билгеләп үтте ул.
Минтимер Шәймиев үз чыгышында Болгарда археология парклары булдыру турында да белдерде. Аның фикеренчә, алар тарихи-мәдәни потенциалны тулысынча ачу өчен шартлар тудырачак. Дәүләт киңәшчесе бу проектны кызыклы һәм Россиядә шундый бердәнбер проект, дип атады.
“Изге эшләр аша, искиткеч дөнья белән элемтәгә кереп, без икенче кешегә әйләнәбез. Күбрәк халыкны җәлеп итү механизмын табу зарур. Безнең балалар һәм гомумән, алар безне тарихны белсен өчен тырышу зарур”, - дип ассызыклады Шәймиев.
“Бу эшләр һәм программалар безнең республиканың имиджына әйләнә. Әгәр бездә аларга туры килерлек социаль-икътисади үсеш булмаса, болар барысы да сәер күренер иде. Әмма Татарстанда берсе икенчесен тулыландыра, безнең республиканы баета һәм таныта”, - дип тәмамлады сүзен Минтимер Шәймиев.

Аннар ТР ның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов доклад белән чыгыш ясады. Соңгы берничә елда Болгар һәм Зөядә, республиканың башка истәлекле урыннары арасында, туристлар агымы үсеше күзәтелә, дип белдерде ул. Аның сүзләренә караганда, 2010 елдан башлап Болгарга оештырылган туристлар агымы 3,8 тапкыр арткан, ә Зөягә – 11 тапкыр чамасы.
ТР ның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе борынгы шәһәргә һәм утрау-шәһәрчеккә туристларны җәлеп итү буенча тәкъдимнәрен белдерде. Берәр вакыйга уңаеннар туризмны үстерүгә зур роль бирү ниятләнә. С.Иванов сүзләренә караганда, төрле чаралар үткәрү планлаштырылган.
“Беренче чиратта, без туристлык үзәкләре өчен брендлар эшләргә планлаштырабыз. Агымдагы елдан башлап, Кытай, Бөекбритания, Германия, Төркия, Испания, Израиль һәм гарәп дөньясы илләрендә Болгар белән Зөяне тәкъдим итәргә планлаштырабыз”, дип билгеләп үтте С.Иванов. Чит ил һәм Россия журналистлары һәм туроператорлар өчен ел саен махсуслаштырылган, реклама, мәгълүмати пресс-турлар үткәреләчәк. Докладчы сүзләренә караганда, Болгар белән Зөяне Интернетта танытуга зур игътибар бирелә. Таныту эшләрен Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллеге аша да алып бару күзаллана.
ТР ның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе туристлык инфраструктурасын үстерү һәм туристлар өчен уңай шартлар булдыру өлкәсендәге проблемаларны хәл итүгә килгәндә, автомобильләр өчен парковка зоналарын киңәйтү, елга судноларын кабул итү өчен шартлар булдыру, ял итү һәм күңел ачу мөмкинлекләрен үстерү, техник яктан объектларны камилләштерү зарур, дип ассызыклады.
С.Иванов туристларны Болгарга һәм Зөягә җәлеп итү өчен анда дини йолалар үткәрүне сорады. М.Шәймиев бу идеяне хуплады.

Гомумән алаганда, ТР Дәүләт киңәшчесе С.Иванов чыгышын шәрехләп: “Алымнар һәм идеяләр яхшы. Эшләргә кирәк!”, - диде. Минтимер Шәймиев тагын бер тапкыр туристларны Болгарга һәм Зөягә җәлеп итү буенча эшләрне дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте. “Туристлар бездә булган матурлыкка соклансын. Ә без аларны шаккаттыра һәм үзебез шуннан рухи канәгатьләнү алырга тиеш” , - диде ул.

“Татар-информ” МА