Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты

09.03.2014

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты.
Наина Ельцина Казанга бүген иртән килде һәм Казан теннис академиясендә булды, анда “Ельцин кубогы” ITF сериясенең Халыкара яшүсмерләр теннис турниры бара. Бу турнир Казанда дүртенче тапкыр уздырыла. Быел ярышларда дөньяның 11 иленнән 110 нан артык теннисчы катнаша. Наина Ельцина турнирның финал матчларында булды һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Наина Ельцина Татарстан җитәкчелеген һәм барлык Татарстанлыларны турнирны бик матур оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Минтимер Шәймиев Наина Ельцинага Татарстанга игътибар һәм ТРның тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу буенча Республика фондына ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм җәйгә борынгы Болгар шәһәрен белән Зөя утрау-шәһәрлеген карарга чакырды.

Очрашуда шулай ук РФ Президентының элекке киңәшчесе, “Б.Н.Ельцинның президент үзәге” фондының идарә әгъзасы Владимир Шевченко, Россиянең Теннис федерациясе Шамил Тарпищев, Россиянең билгеле теннисчысы, Россиянең атказанган спорт остасы Динара Сафина, ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте