Кече предприятиеләргә венчур инвестицияләре үсешендә булышлык итү фондының Химаячеләр советы утырышы булып узды

24.09.2008

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татарстан Республикасының фән-техника өлкәсендә кече предприятиеләргә венчур инвестицияләре үсешендә булышлык итү фонды” коммерцияле булмаган оешмасының Химаячеләр советы утырышы булды.
Совет утырышы эшендә Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, "Ак Барс Капитал” идарә компаниясе" ААҖ генераль директоры урынбасары Вадим Беспалов, "Тройка Диалог" компанияләре төркеменең венчур финанслау буенча директоры Артем Юхин катнашты.
Бүген, “Татарстан Республикасының фән-техника өлкәсендә кече предприятиеләргә венчур инвестицияләре үсешендә булышлык итү фонды” коммерцияле булмаган оешмасының Химаячеләр советы рәисе итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сайланды. Фонд уставы нигезендә Химаячеләр советы рәисе ике елга сайлана. Фонд Химаячеләр советының беренче утырышында да шулай ук Рөстәм Миңнеханов сайланган иде. Аны сайлау вакытыннан соң ике еллык срок үтүгә бәйле рәвештә, бүген Химаячеләр советы рәисе яңадан сайланды.
Татарстан Республикасының фән-техника өлкәсендә кече предприятиеләргә венчур инвестицияләре үсешендә булышлык итү фонды Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды белән берлектә фәнни югары технологияләр проектларын кулланылышка кертү белән шөгыльләнә торган республика предприятиеләренә ярдәм итү мәсьәләләрен хәл итүдә катнаша. 2006-2007 елларда "Тройка Диалог" һәм “Ак Барс Капитал” идарә компанияләре идарәчелегендәге аеруча куркыныч астына куелган (венчур) инвестицияләрнең ике ябык пайлы инвестицион фонды оешкан иде.
Хәзерге вакытта "Тройка Диалог" идарә компаниясе эшчәнлегенең “Айко” компаниясе тарафыннан бергәләп идарә итү өлешендә төп юнәлеш булып, күңел ачу өлкәсен индустрияләштерү һәм автоматлаштыру компанияләре-уенчылары белән сөйләшү юлларын эзләү һәм алып бару тора. Вариантлар карала һәм компания бизнесын вертикаль юнәлештә дә (дистребьюторлар, интеграторлар, сервис һәм чишелеше кертелгән автоматлаштыруга булышлык күрсәтү), шулай ук горизонталь дә (кинотеатрлар, күңел ачу комплексларын, кунакханәләрне автоматлаштыру) интеграцияләү максатыннан чыгып, бергә кушу шартлары буенча сөйләшүләр алып барыла.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов журналистларга хәбәр иткәнчә, бүген Химаячеләр советы әгъзалары берничә мәсьәләне караган, шул исәптән берничә яңа проект тәкъдир иткән "Тройка Диалог" идарә компаниясенең отчеты да тыңланган.
Болар турында "Тройка Диалог" компанияләре төркемен венчур финанслау директоры Артем Юхин сөйләде. “Бер ел элек кенә без үзебезнең стратегиябезне тәкъдим иткән иткән идек. Безнең сәясәт – мәгълүмати технологияләр өлкәсендә уңышка ирешкән компанияләргә исәп тоту”, - диде ул.
“Бүгенге көндә без Давид Ян нигез салган “Айко” компаниясенә капитал салдык. Бүген ул IT символларының берсе булып тора. Хәзер без уңышлы рәвештә дөнья базарына мәгълүмати технологияләребезне чыгарган кешеләр тарафыннан төзелгән һәм “Apple”, “Google”, “Microsoft” компанияләре белән хезмәттәшлек итә торган тагын 4 компанияне күрсәтеп үттек. Хәзер шушы проектлар өстендә эшлибез. Без әлеге кешеләрне республикада үзләренең проектларын төзергә, программистлар һәм математиклар өчен күп кенә эш урыннары бирә ала торган компетенция һәм өйрәтү үзәге оештырырга күндердек. Университетларны тәмамлаган квалификацияле кешеләр Казанда күп. Иң мөһиме - компанияләрнең халыкара танылуына ирешү”, - дип сөйләде Артем Юхин.
Аның сүзләренә караганда, тәкъдим ителгән проектларның берсе теләсә нинди венчур фонды аны төзү турында хыяллана торган үзенчәлекле Россия "Google" ы булачак. “Бик тиз вакыт эчендә конкрет килешүләр турында да игълан итә алырбыз дип уйлыйм. Безнең стратегиягә караганда, югарыда телгә алынган проектлар фондыбыз инвестицияләренең якынча 70-80 процентын тәшкил итәчәк. 20-30 процентын фәнни юнәлештәге проектлар алып тора. Безнең өчен шунысы бик мөһим: бүген безнең тарафтан тәкъдим ителгән фәнни проектлар Казанның фәнни мәктәпләре базасында төзелде. Аерым алганда, бер проект органик химия, спектроскопия белән бәйле. Ул КДУ базасында төзелә. Икенче проект бер үк вакытта фәнни мәктәп һәм автомобиль сәнәгате, машина төзелеше белән бәйле. Тегесе дә, бу проект та нанотехнологияләргә кагылышлы”, - дип билгеләп үтте "Тройка Диалог" компанияләре төркемен венчур финанслау директоры.
“Бер ел элек без 4 проект тәкъдим иткән идек, шуларның 2 сенә акча керттек. “Касперский Лабораториясе”нең техник директоры Михаил Калиниченко тарафыннан эшләнгән проектка килгәндә, хәзер без беренче документларга кул куйдык һәм, әлегә капитал буларак акча салмасак та, килешүнең барып чыгачагына өмет итәбез”, - дип хәбәр итте Артем Юхин.
Бүген барысы 8 проект тәкъдим ителгән иде, шул исәптән 4 фәнни эшкәртмә һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсенә караган 4 проект. Аларның барысы да хупланды. “Без аларны гамәлгә ашыра алуыбызга ышанабыз. Татарстан хайтек, фән һәм сәнәгатьне үзенең стратегик юнәлеше буларак сайлады. Безнең беренче фондыбыз зур түгел: 800 млн. сум гына. Без беренче 8 проектны инвестициялибез һәм якын арада аны каплаячакбыз. Шуның белән бергә чиратта тагы 8 компания тора”, - дип хәбәр итте Артем Юхин.
"Татар-Информ"