Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты ил субъектлары җитәкчеләре белән уздырган киңәшмәдә катнашты

08.04.2020

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре белән илебез территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

Владимир Путин ассызыклаганча, бүген төп бурыч – медицина учреждениеләренең әзерлеген тәэмин итү, аларның ресурсларын һәм мөмкинлекләрен әйбәтләп арттыру. Моның өчен кирәкле федераль ярдәм төбәкләргә җибәрелгән. Шул исәптән 33 млрд сум сырхауханәләрдә, инфекцион бүлекләрдә өстәмә махсуслаштырылган ятаклар урнаштыруга юнәлдерелгән. Тагын якынча 13 млрд сум – медицина техникасын сатып алуга.

Шулай ук дәүләт башлыгы хәбәр иткәнчә, коронавирус белән авыручы пациентлар белән эшләүче белгечләргә финанс ярдәме күрсәтеләчәк. «Коронавирус белән авыручы пациентлар белән турыдан-туры  эшләүче табибларга мондый өстәмә түләү аена 80 мең сум. Урта медицина персоналы – фельдшерлар, шәфкать туташлары өчен – 50 мең сум. Кече медицина персоналына – 25 мең сум. Коронавирус белән авыручы пациентлар белән эшләүче ашыгыч ярдәм табибларына – 50 мең сум. Машиналар экипажлары фельдшерларына, шәфкать туташларына һәм машина йөртүчеләренә – 25 мең сум», - диде ул.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, әлеге профилактик чараларның төп максаты – кешеләрнең тормышын һәм саулыгын саклау. «Шул ук вакытта икътисадны да туктатырга ярамый. Төбәкләр арасында транспорт, йөк ташу, пассажирлар йөртүне дә, хәзерге хәлләргә карап, предприятиеләр эшендә күпләп чикләргә ярамый», - диде РФ Президенты.

Моннан тыш, Владимир Путин бизнеска, кечкенә балалары булган гаиләләргә, шулай ук эшсез калган граждангарга өстәмә ярдәм чаралары турында сөйләде.

Киңәшмә стенограммасы белән  Кремльнең рәсми сайтында танышырга мөмкин.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.