Рөстәм Миңнеханов: Дистанцион укыту системасы уңайлы һәм нәтиҗәле булырга тиеш

08.04.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында республиканың мәгариф учреждениеләрендә дистанцион укытуны оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу элемтәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов онлайн режимда мәгариф учреждениеләрендә дәресләр барышын күзәтте, укучылар һәм укытучылар белән аралашты. Бүгенгә республикада дистанцион уку форматына 96 урта һөнәри белем оешмасы, 41 югары уку йорты һәм 1402 мәктәп күчкән. Кайберләре техник характердагы кыенлыклар кичерә. 

Интернет сыйфатына Лениногорск нефть техникумы педагогы да игътибар итте. Онлайн-платформаларга ихтыяҗ зур булу сәбәпле, элемтә кайвакыт өзелә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, барлык проблемалы мәсьәләләр юнәлеш белгечләре тарафыннан карала һәм якында дистанцион системалар эше җайга салыначак. «Безнең өчен дистанцион уку системасының уңайлы һәм нәтиҗәле булуы мөһим. Онлайн-платформаларга килеп кушылганда кайбер катлаулыклар бар. Без моны хәл итәргә тырышабыз. Онлайн-белем алуның үз эчендә ничек эшләвен белү мөһим минем өчен. Шуңа күрә дә сезнең белән сөйләшергә булдым. Сездән дә мәгълүматлар көтәм», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

«Хәзер без сайлаган бу юл Татарстанда тулы һәм сыйфатлы онлайн белем алуга нигез сала. Әлегә чатаклыклар бар, әмма киләчәктә алынган тәҗрибә бу чарада катнашучыларга зур өстенлекләр һәм мөмкинлекләр бирәчәк» - диде ТР Президенты. 

Чаллының 78 нче лицее укучылары яңа форматта белем алуга ничек җайлашулары турында сөйләделәр. Хәзер укытучы берьюлы берничә вариант куллана: edu.tatar порталында «Учи.ру», «Российская электронная школа», «Виртуальные факультативы», zoom һәм башкалар. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, юнәлеш министрлыклары (Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Цифра министрлыгы) бу мәсьәлә белән шөгыльләнәләр инде.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, техник моментлардан тыш, бу өлкәдә сыйфатлы контент әзерләүгә игътибар бирергә кирәк.  

Укучылар бу уку форматы кайчанга кадәр барачагы турында сорадылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу – яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле мәҗбүри чара. Ул бераз сабыр булуларын һәм иминлек чараларын үтәүләрен сорады. «Хәзер безнең өчен иң мөһиме – сезнең сәламәтлегегез. Иминлек чараларын үтәгез. Без бу каталулы чор тизрәк узсын өчен бөтенесен дә эшләргә тырышабыз» - диде Татарстан Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.