Рөстәм Миңнеханов Казанның 7 нче шәһәр сырхауханәсендә булды һәм медучреждениенең коронавирус инфекциясе таралуга каршы торуга әзерлеген бәяләде

28.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 7 нче шәһәр сырхауханәсендә булды. Төп максаты – республика һәм федераль программалар кысаларында коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча медицина учреждениесенең әзерлеге белән һәм пациентларга үз вакытында медицина ярдәме күрсәтү белән танышу иде.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән бергә, Рөстәм Миңнеханов сырхауханә палаталарын, мәгълүмат бирү һәм пациентлар белән эшләү урыннарын, башка махсуслаштырылган бүлмәләрне карап чыкты. 

«Без бүген Казанның 7 нче шәһәр сырхауханәсендә булдык һәм коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору кысаларында куелган 150 ятак урынын, аларның җиһазлану һәм саклану чаралары белән тәэмин ителеш дәрәҗәләрен карадык», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кирәк булса, программа кысаларында  3800гә кадәр ятак урыны каралган.

Татарстан Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген республикада 1400дән артык ясалма сулау аппараты бар һәм аларның санын 2500гә җиткерергә җыенабыз.

«Без медицина учреждениеләрен барлык кирәк нәрсәләр белән җиһазландыруга, гражданнарга үз вакытында медицина ярдәме күрсәтүгә нык игътибар бирәбез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген бу – безнең коронавируска каршы көрәш кысаларында эшебезнең мөһим этабы».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан гражданнарына мөрәҗәгать итте.

«Бүген барыбыз өчен дә бу катлаулы һәм киеренке чорда без дәүләт башлыгы Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан кабул ителгән барлык карарларны да кичекмәстән җиренә җиткереп үтәргә тиешбез. – диде Рөстәм Миңнеханов. – Киләсе атна ял атнасы дип игълан ителде. Минем баргызга да зур үтенчем – үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Әйе, безгә өйдән чыкмыйча утырырга туры киләчәк. Әмма бит телевидение бар, китаплар бар һәм, әйдәгез, үзебезгә шөгыль табыйк. Барыгызга да олы бер үтенечем –  бу хәлләргә игътибарлы булыйк!»

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, илкүләм һәм төбәк планнары кысаларында, кирәк булса, 3800 ятак-урын булачак. Беренче этапта медицина ярдәме Казан һәм Чаллы шәһәрләрнең инфекцион сырхауханәләрендә, шулай ук үзәк район сырхауханәләренең инфекцион бүлекчәләрендә күрсәтеләчәк.

Министр хәбәр иткәнчә, быел гынйнвар аеннан бирле коронавирусны профилактикалау һәм авыруларга медицина ярдәме күрсәтү буенча 44 меңнән артык медицина хезмәткәре уку узган.

Марат Садыйков шулай ук хәбәр иткәнчә: хәзерге моментка республикада 14 кешедә коронавирус инфекциясе расланган. Шулардан 13 кеше – Казанда һәм бер кеше Чаллы инфекцион сырхауханәсендә. Һәрберсенең хәле канәгатьләнерлек, бер хатын-кызның хәле уртача авырлыкта.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.