Рөстәм Миңнеханов Усадта ICL хезмәткәрләре өчен яңа төзелгән йортны карады

26.03.2020

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Лаеш районының Усад авылында эш сәфәрендә. Төп максаты –  ICL компанияләр төркеме эшчәнлегенә һәм Лаеш районындагы «Иннополис» МИЗ үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашу. 

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов ICL хезмәткәрләре өчен яңа төзелгән күп фатирлы йортны карап чыкты. Йортта 57 фатир. Барысының да эчке эшләре тиешенчә үтәлгән.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, беренче кат фатирлары аренда торагы итеп биреләчәк. Калган фатирларны ICL хезмәткәрләре махсус бәя буенча алачаклар.     

Татарстан Президенты яңа фатирларны карап чыкты һәм яңа фатирларына күченгәннәр белән сөйләшеп торды.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.