Алексей Песошин “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Чистай” ТОСЭРда эшчәнлек турында гаризаларны карау буенча комиссия утырышын уздырды

26.03.2020

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген ТР Инвестицион советы һәм “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР)  эшчәнлек турында килешү төзергә гаризаларны карау буенча комиссияләрнең уртак утырышы узды.

Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Комиссияләр утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

“Бүген без ТР Инвестицион советы һәм “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек турында килешү төзергә гаризаларны карау буенча комиссияләрнең уртак утырышын уздырабыз,- диде Алексей Песошин утырышны ачып. – Карарлар кабул итү өчен кворум бар”.

ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, комиссия каравына 5 инвестиция проекты тәкъдим ителгән, шуларның икесе – Түбән Кама һәм Чистайдан һәм берсе – Чаллыдан.

Барлык проектлар да комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

Утырыш тәмамланганда “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Чистай” ТОСЭР  комиссиясе секретарьларына утырыш протоколларын әзерләргә һәм раслауга тапшырырга йөкләнде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.