Алексей Песошин “Татспиртпром” АҖ Директорлар советы утырышын уздырды

25.03.2020

ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

“Татспиртпром” АҖнең киләчәктәге үсеше һәм җитештерү егәрлекләрен нәтиҗәле файдалану турында фикер алыштылар.

“Татспиртпром” АҖнең генераль директоры Руслан Максудов компаниянең агымдагы елдагы эшчәнлеге хакында фаразларны җиткерде.

“Татспиртпром” АҖнең генераль директоры урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов Энергия саклау һәм чыгымнарны оптимальләштерү турында доклад ясады.

“Татспиртпром” АҖнең генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары Юрий Карякин продукция ассортиментын яңарту буенча планнар турында сөйләде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Татспиртпром” АҖ материаллары буенча