Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» корпоратив университетын тәмамлаганнарның проектларын тәкъдир итүдә катнашты

25.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында эш сәфәрендә.

«Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә Рөстәм Миңнеханов берничә сәнәгать объектын караячак, «Полиматиз» заводы эшчәнлеге белән танышачак һәм «Синергия 2» индустриаль паркында булачак.

Килүгә үк «Алабуга» МИЗда Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» корпоратив университетын тәмамлаганнарның проектларын тәкъдир итүдә катнашты.

Искәртәбез, «Алабуга» корпоратив университеты 2015 елда эшләтеп җибәрелгән. «Алабуга» корпоратив университеты программаларының төп өстенлекләре – сәнәгать объекты эшчәнлегендә кулланылучы белемнәр, «Алабуга» МИЗ резидентлары вәкилләре проектларында катнашу. Бүгенгә дүрт кабул итү йомгаклары буенча 94 югары квалификацияле менеджер «Алабуга» МИЗ корпоратив университетында укулар уздыралар, 44 менеджер идарәчел компаниядә эре проектларны гамәлгә ашыруда катнаша һәм 3 менеджер – резидентлар предприятиеләрендә.

Бүген әлеге проектларны тәкъдир иткәндә Рөстәм Миңнехановка «Алабуга» МИЗ корпоратив университетын киләчәктә дә үстерү, «Алабуга» МИЗ инфраструктурасын төзү перспективалары турында, шулай ук нефтеь химиясе өлкәсендәге, биотехнологияләр һәм машина төзелеше өлкәсендәге проектлар турында сөйләделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.