Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор итеп Викктор Демидов билгеләнде

23.03.2020

Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор итеп Викктор Демидов билгеләнде.

Бу хакта бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров хәбәр итте.

ТР буенча Баш федераль инспектор бүген ТР Хөкүмәте Йортында тәкъдим ителде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты. 

«Минем карарым белән Виктор Николаевич Демидов Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор итеп билгеләнде, - дие Игорь Комаров. - Ренат Зәки улы Тимерҗановка баш федераль инспектор вазифасында күп еллык һәм намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтәсем килә. Быел гыйнвар аенда Ренат Зәки улы, дәүләт хезмәтендә чик яшькә җитү сәбәпле, башка эшкә күчте". 

РФ Президентының ИФОда Тулы вәкаләтле вәкиле сүзләренчә, Виктор Демидов республикада билгеле кеше, ул озак еллар дәвамында югары уку йортларында, дәүләт хакимияте органнарында хезмәт иткән, ул үзен югары квалификацияле хокук белгече һәм җитәкче буларак күрсәтте. 

Шулай ук Игорь Комаров искәрткәнчә, Демидов казанышлары югары дәрәҗәле дәүләт бүләкләре белән дә билгеләнгән. 

"Әлбәттә, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор вазифасы олы җаваплылык һәм күп хезмәт итүне таләп итә, - диде Игорь Комаров. - Ышанам, Виктор Демидов тәҗрибәсе һәм күп төрле өлкәләрдә тәҗрибәсе илебез куйган бурычларны үтәүдә ярдәм итәчәк". 

Игорь Комаров сүзләренчә, баш федераль инспектор төбәктә коронавирус инфекциясе турулауны контрольдә тоту, хакимият органнары эшчәнлеген күзәтчелек итү, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында кешеләргә һәм алар мөрәҗәгатьләренә ихтирамлы булуны формалаштыру өчен дә җаваплы. 

Шулай ук ул 2020 елда берничә әһәмиятле иҗтимагый-сәяси вакыйгалар узачагын искәртте. Гражданнар Россия Федерациясе Конституциясенә искәртмәләргә мөнәсәбәтләрен белдерәчәк, сентябь аенда республика президенты сайлана, шулай ук муниципаль советларга депутатлар сайлана, Бөтенроссия кеше санын алу кебек вакыйгалар узачак. 

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында ассызыклаганча, бүгенгә дәүләт башлыгы Владимир Путин куйган бурычлар, бу илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, төбәкләрдәге агымдагы бурычлар, федераль структуралар эшен координацияләү, - болар барысы да әһәмиятле һәм җитди эш. 

ТР Президенты сүзләренчә, Виктор Демидов республиканы яхшы белән һәм аны да монда яхшы беләләр. 

Аның сүзләренчә, баш федераль инспекторга төбәк җитәкчелеге ярдәм итәчәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.