Рөстәм Миңнеханов КФУның читтән торып укытуга күчүгә әзерлеген бәяләде

23.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникация институтында булды һәм һәм югары уку йортының читтән торып укытуга күчүгә әзерлеген бәяләде.

Искәртәбез, КФУ 19 марттан республиканың башка югары уку йортлары белән беррәттән читтән торып укыту режимына күчте.

КФУ ректоры Илшат Гафуров билгеләп үткәнчә, 1736 дисциплинаны онлайн режимда алып барып булмаганга күрә, алар профилактик чаралар тәмамланганнан соң дәвам ителәчәк. Бу – лаборатор һәм физкультура буенча дәресләр.

Илшат Гафуров хәбәр иткәнчә, читтән торып укуда бүген 44 мең студент. «Электрон университет» системасында һәрберсенең шәхси кабинеты бар. КФУның үз укыту платформасына 1,7 меңнән артык цифрлы мәгариф ресурсы урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов уку аудиторияләрендә булды, онлайн-лекцияләр барышын күзәтте, «EduTech» цифрлы мәгариф технологияләре үзәген карап чыкты, мөгаллимнәр һәм студентлар белән аралашты.

Татарстан Президенты шулай ук студентларга буш вакытларын мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланырга киңәш итте.  

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе – республиканың баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина озата йөрде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.