Рөстәм Миңнеханов: Эшкуарлар советы – бизнесның актуаль мәсьәләләрен хәл итү өчен яхшы мәйданчык

02.03.2020

Бүген Казанда «Пирамида» КККда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының 14 нче киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук бизнес бергәлегенең 200 вәкиле катнашты.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, Эшкуарлар советы – бизнесның актуаль мәсьәләләрен хәл итү өчен яхшы мәйданчык. «Кайбер мәсьәләләрне без төбәк дәрәҗәсендә хәл итәбез, ә кайберләрен федераль коллегаларыбызга җиткерәбез. Бөтен мәсьәләләр дә эшкуарлар бергәлеге белән киңәшләшеп хәл ителә, экспертлар җәлеп ителә. Ышанам, мондый эш рәвеше нәтиҗә бирер», - диде ул.

Беренче проект төркеме төзелештә рөхсәт алу процедураларын гадиләштерүгә бәйле мәсьәлә белән чыкты. 2015 елдан алып төзелеш һәм җир эшләрен башкарыр алдыннан эшкуарларга шушы территориядә тарихи-мәдәни экспертиза уздырырга кирәк. Процедура дәүләттә бу урында тарихи-археология мирас объектлары булу-булмау турында белешмәләр булмаган очракта уздырыла. Экспертиза өчен бизнес вәкилләре үзләре түлиләр: 200 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр. Экспертиза 7 айга кадәр сузылырга мөмкин. Әле шуның өстенә ике органга – Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетына һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.   

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр иткәнчә, бу экспертиза нәтиҗәсендә 2015 елдан бирле элек билгеле булмаган 65 археологик ядкяр ачылган. 2000 елдан 2015 елга кадәр – барлыгы 4.

«Үткән ел Комитет 1386 бизнес гарызнамәсен карады, - диде Иван Гущин. –2019 елда 155 экспертиза бәяләмәсе бирелде. Бүген карау срогы 26 эш көне, шулардан 15 көн буе документ җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен сайтта тора».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу процедураны мөмкин кадәр гадиләштерергә кирәк, экспертиза узу срокларын кыскартырга һәм хакын киметергә. Ул ассызыклаганча, республикада шул эшне тикшереп торучы юнәлеш учреждениеләре бар. «Безнең Археология институтыбыз бар. Шунда махсус төркем булдырырга һәм эшне системалаштырырга кирәк. Прейскурант билгеләргә, бәяләрне арттырмас өчен. Шулай ук электрон хәл ителешләрне активрак гамәлгә кертергә», - диде ТР Президенты. Бу мәсьәләне ул Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгына да җиткерәчәкмен, диде Татарстан Республикасы Президенты.  

Иван Гущин хәбәр иткәнчә, республикада археологик ядкярләр картасы төзелә, аңа 300ләп тарихи объект кертелгән инде. Бүгенгә Татарстан Республикасы территориясендәге 3 мең археология ядкәре буенча мәгълүмат бар инде.