Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты

27.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан сайланган Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүгенге очрашу - республика инициативаларын алга этәрү һәм Татарстан икътисадына 2019 елда федераль акчаларны җәлеп итү эшенә нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга бурычлар кую ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, федераль финанслар бүленгәндә, активлык күрсәтергә кирәк. Ул илкүләм проектларны, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы эш адып барырга кирәклеген ассызыклады. 

Фәрит Мөхәммәтшин кыскача Дәүләт Думасы депутатларының 2019 елда закон чыгару өлкәсендә эшләре, республика чараларында катнашулары, өстәмә финанслар җәлеп итүләре турында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, 2019 елда Татарстан Республикасыннан 10 закон проекты тәкъдим ителде, шулардан берсе кабул ителде, җидесе әле карала. 

Шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе депутатларның гражданнар мөрәҗәгатьләренә җавап бирүгә игътибарлы булуларын искәртте. 

Очрашуда федераль финансларны республикага җәлеп итү турында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.  Аның сүзләренчә, 2019 елда 99,9 млрд сум ферераль финанслау расланган булган, алар арасында дәүләт программалары, федераль максатчан программалар, субвенцияләр, субсидияләр һәм башкалар. 

Эшчәнлекләре турында очрашуда Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары Марат Бариев, Ольга Павлова, Илдар Гыйлметдинов, Равил Хөснуллин, Ирек Богуславский, Әлфия Когогина, Иршат Минкин, Фатыйх Сибагатуллин, Ринат Хәйров, Айрат Фәррахов, Борис Менделевич, Ирек Зиннуров, Геннадий Емельянов, Олег Морозов, Мурад Гаделшин хәбәр иттеләр. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов депутатларга, республика тәкъдимнәрен федераль проектларга һәм финанслауга кертүне тәэмин итүне сорап, мөрәҗәгать итте. Ул депутатларга уңышлар теләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.