Татарстан Президенты Әстерхан өлкәсе Губернаторы Игорь Бабушкин белән очрашты

26.02.2020

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе Губернаторы Игорь Бабушкин белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Игорь Бабушкин Казанга кыска сроклы эш сәфәренә килгән.  

Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән Әстерхан өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Әстерхан өлкәсе – илнең тиз үсүче төбәкләреннән берсе. Татарстан Президенты сүзләренчә, уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен нефть чыгару, нефть эшкәртү, машина төзелеше, автомобильләр һәм суднолар төзелеше кебек өлкәләр кызыклы.  

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Әстерхан өлкәсендә 60 меңнән артык татар яши, һәм бу – төбәкләр арасындагы гуманитар һәм эшлекле багланышларны үстерү өчен мөһим фактор.

Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе Губернаторына ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуга игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен зур мөмкинлекләр барлыгына басым ясады.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.